ны йөзьяшәр Йөзлекәй карчык турындагы сабыр һәм талгын гына хикәяләү белән башлап җибәрә. Автор аның "татар авылларында сирәк очрый торган озын гомерле һәм хәсрәт- кайгыны батыр күтәрә алган чыдам кешеләрнең берсе" булуын әйтә. Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән бу карчыкның зур тормышы ,әйтерсең, Кәлимәт җиренең авыр үткәнен алга бастыра. Һәркем кебек,Кәлимәт кешеләре дә гомер-гомергә матур тормыш турында хыялланганнар. Бәхетне үз җирендә тапмагач,алар "Кара шәһәр Бакуга,Грозный якларына китеп барганнар"Нефть промышленниклары кулы астында,кысан, кара баракларда яшәп,үрчеп ,җан биргәннәр,кара сакалларын кая барсалар да ияртеп йөргәннәр. Бәхетнең бик якында гына ,аяк баскан урында гына булуын, җир токымнары аркылы, тирәнрәк карый белергә генә кирәк булуын белмәгәннәр. Моның өчен , ди автор,"илне җәбердән коткарырга", "меңнәрнең күзен ачарга кирәк булган. " Үткәнгә шундый караш ташлаганнан соң ,автор хәзерге заманга борыла; роман битләренә реаль тормышның катлаулы вакыйгалары килеп керә;төрле-төрле язмышка,омтылышларга һәм характерларга ия булган геройлар калкып чыга. Нефть аларның һәркайсын магниттай үзенә тартып китерә .
Роман Йөзлекәй карчык турында сөйләүдән башланып киткәнлектән , Г. Ахунов беренче чиратта шушы карчык нәселенең язмышы белән кызыксына. Әсәр үзәгендә Йөзлекәйнең өлкән Шәвәли гаиләсе тора. Шәвәлинең гайрәтле заманнары,"бер кычкырып җибәрсә, тавышы өч чакрымдагы Торналы авылына ишетелә " торган чаклары", инде сагынып сөйләргә генә калган иде. Соңгы елларда "каты кара сакалы җитен сүсенә әйләнгәч, бер-бер артлы йортны ташлап чыккан балалары өчен,көн саен туза, җимерелә барган хуҗалыгы өчен борчылу,кайгы корты кебек йөрәген кимерә башлады. Баштарак үз-үзенә дөнья көтә белүенә чамадан
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>