Гариф Ахунов Хәзинә романы

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>

3. Язучы тудырган образлар турында сөйләшү. Күңелгә нык кереп калганнары турында сөйләшү. Аларның тәэсир итү көче нидән гыйбарәт булуын ачыклау. (Арслан-Ватан сугышында катнашкан,партизаннар белән утлар-сулар кичкән,разведкада чыныккан кеше. Автор аның баһадирларныкыдай көчле,алыпныкыдай зур гәүдәсенә ярашып торган сабырлыгын,тыныч характерын сокланып тасвирлый. Арсланның беренче эчкерсез мәхәббәте ,яшьлекнең иң матур мизгелләре безне дә дулкынландыра.
Кәрим башта Л. Дияров бригадасында эшли; сәләтле бу егетне мастер итеп күтәрәләр ,һәм ул,үзенә бригада туплап,алны-ялны белмичә ,атналар буе буровойдан кайтып кермичә эшли башлый. Мондый җаваплылык хисе кешене матурлый,аның тормышын мәгънәле итә, авырлыкны җиңәрлек көч бирә. Ләкин Кәрим үзен чикләмәгән хокуклар белән файдаланырга лаек дип санап ялгыша,бер-бер артлы ялгышлар ясый. һ. б. )
4. Г. Ахуновның иҗат колачы киң булу аның нинди сыйфатларына бәйле икәнлеген ачыклау. (Оештыру сәләте,өлгерлеге һәм тынгысызлыгы Г,Ахуновны әдәбият тормышының киң мәйданына чыгара:университетны тәмамлагач,"Совет әдәбияты"(хәзерге "Казан утлары")журналында эшли; 1956-1968 нче елларда Әлмәттә яши,анда Язучылар берлеге бүлеген оештыра;аннан соң Татарстан Язучылар союзының җаваплы секретаре,озак еллар бу берлекнең рәисе булып эшли. "Казан утлары" журналы редакторы булган елларда шулай ук әдәби процессның үзәгендә кайнап яши. Татарстан язучыларының башка милли әдәбиятлар белән җанлы бәйләнешләрен урнаштыруда роле зур була. Г. Ахуновны көчле рухлы ,иҗтимагый тормышта югалып калмый торган ,үз язмышларына хуҗа булып яши торган кешеләр кызыксындыра. Язучының һәр героенда күпмедер дәрәҗәдә ул үзе дә чагылмыйча калмый,һәрхәлдә,язучы үзенә аңлаешлы булган,үзе сокланган кешеләр турында рухланып,теләктәш булып яза

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: