Гариф Ахунов Хәзинә романы

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9  >  >>

. )
5. "Әдип һәм заман "дигән темага әңгәмә үткәрү.
(Әдәбиятны һәр чор ,һәр җәмгыятьүзенчә аңлатып,үзенә яраклаштырып тудыра. Язучылар күмәкләшеп иҗат итмиләр, һәрберсенең үз "иҗат лабораториясе"бар. Әмма алар ,бер-берсен тулыландырып,бер-берсен дәвам итеп язалар. Берсе күтәргән проблеманы ,әгәр ул әһәмиятле,кызыклы булса,җыйнаулашып күтәреп алалар. Мәсәлән,Ватан сугышы чоры әдәбияты бу яктан бик характерлы-максат бер:басып алучыларга каршы изге көрәшкә халыкны туплау,һәр кешенең җанына барып җитәрлек сүзләр табу,туган илнең бөеклеге,кадере турында сөйләү.
Әдәбиятның иҗтимагый вазифасы дигәндә без конкрет вакыйгалар һәм кеше язмышлары ,характерлары мисалында җәмгыятьнең төп сыйфатлары гәүдәләнешен күздә тотабыз. Мәсәлән,Г. Ахуновның "Хәзинә"романы язылган чор социалистик җәмгыять,зур максатлар белән рухланып,зур эшләр башкарырга сәләтле,гомуми идеалларга ихлас ышанып яшәүче кешеләрне тудырган заман булды. Ләкин бер үк вакытта шушы гомуми максатлар хакына кешенең үз хокуклары ,кичерешләре дә корбан ителгән,характерлары имгәтелгән чор да иде дигән нәтиҗәгә киләбез. Чор кешеләрнең яшәү шартлары ,бәхетле яки бәхетсез булулары белән билгеләнә,мондый катлаулы һәм каршылыклы язмышлар картинасын аерым бер әсәр генә тудырып бетерә алмый,шуңа күрә чор әдәбиятының уртак максаты һәм нәтиҗәләре турында сүз бара. )
IV. Дәресне йомгаклау. Әсәр буенча инша язарга яки тест төзергә.

Тест:
1. Вакыйгалар кайсы авылда бара?
А)Мөслим Б)Өчиле В)Октябрь Г)Кәлимәт
2. Әсәр ничәнче елда язылган?
А)1941 Б)1963 В)1965 Г)1975
3. Арсланның беренче мәхәббәте кем?
А)Мөнәвәрә Б)Сәгыйдә В)Рушания Г)Алия
4. Кәримнең яшь чагында яратып йөргән кызы?
А)Мөнәвәрә Б)Сәгыйдә В)Шәмсия Г) Миләүшә
5. Йөзлекәй карчыкның и

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: