табигый матурлык,чын халык теле,йолалары сакланып калган.
Язучы А. Гыйләҗевнең фикерләре белән килешмичә мөмкин түгел. Ул Г. Ахунов турында: "Гариф белән эш ,тырышлык,хезмәт янәшә яшиләр. Ул тормышны ярата белә,тормыш төзүче эш кешесенә аның ихтирамы чиксез. . . "-дигән. )
"Артышлы тау буенда "әсәрендәге Хәсән турында нәрсә әйтә аласыз?
(Хәсән -әсәрнең төп герое. Аңа 14 яшь,җидеелык мәктәпне бетергән. Ул-авыл малае. Һәрбер авыл малае кебек,ул да табигатьне ярата,хыяллана белә,җитмәгән җире юк,атта чаба,күзәтүчән малай. Малай еш кына күккә карап ятарга ярата. Күктәге былытларны Чикылтык биягә охшата. Әтисен тыңлый,ярдәм итә. Бервакыт яшенле яңгыр башлангач,әтисе аңа атларны куып алып кайтырга куша. Хәсән "Давыл"исемле атына атлана һәм Чикылтык Давылга тибеп җибәрә,Хәсән ат өстеннән очып төшә. Аны больницага озаталар,һәм ул анда бер ай ята.
Больницадан кайткач,әтисе малайга атлар янына бармаска куша. Ләкин малайның яңа айгырны -Барабансонны күрәсе килә. Ул,элеккечә,атларны ярата.
Шул көннәрдә авылда зур үзгәрешләр башлана. Бу үзгәрешләрне ул балыкка баргач та күзәтә. Авыл янында нефть табалар. Хәзер инде Хәсәннең бөтен теләге-нефтьче булу. Ул алар янына барып йөри,эшләре белән кызыксына. Җитмәсә,аларга Пәйморза исемле нефтьчене фатирга кертәләр. Ул Хәсәнгә китаплар бирә. Хәсән,ул китапларны укып,нефтьчеләр эшенә караган күп нәрсәләрне белә.
Мәктәптә дә тырышып укырга кирәклеген аңлый. Бигрәк тә математиканы тырышып өйрәнә. Җидеелык мәктәпне бетергәч,хәл итә:ул нефтьче булачак. Җае да чыгып тора:нефтьче Сәетхәсәнне очрата. Малайның теләген аңлаган Сәетхәсән аны үзләренә эшкә чакыра. Хәсәнең шатлыгы чиксез. Арттырып та җибәрә,биек вышкага менеп китә. Куркып калган нефтьчеләр Хәсәнне мактыйлар:"Егет икәнсең!
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>