Эш программасының эчтәлег

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

Татармультфильм нәшрияты, 2012.
-Мультимедиа;
-Эш дәфтәре;
-Укытучы өчен методик ярдәмлек;
-Ата-аналар өчен кулланма;
-Эш программасы үрнәге
Эш программасының эчтәлеге
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч белем төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты - балаларга башлангыч белем бирү белән беррәттән, аларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион һәм интерактив, дистанцион технологияләрдән файдалану зарур.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы Закон нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку фәннәренең берсе булып тора.
Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:
башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: