Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар

Страницы: <<  <  10 | 11 | 12 | 13 | 14  >  >>

күплеге укучы уена юл ача.
Метафора алымы татар әдәбияты өчен күптән яңалык түгел. Ләкин бу алымны әсәрнең бик мөһим бер өлеше итеп, метафора-төп өлеш бәйләнешендә берничә мәгънә табу өчен шартлар тудыру яңалык иде, һәм ул яңалыкны 50—60 нчы еллар әдәбиятының табышы дибез.
50—60 нчы еллардагы татар әдәбияты, 20—30 нчы елларда иҗат иткән Һади Такташ, Хәсән Туфаннар кебек, сәяси системаны кире какты. Ләкин Такташ кебек көлә-көлә фаш итмәде, Хәсән Туфан кебек нәфрәтләнмәде, тотты да коммунизм матурлыгын игътибарсыз калдырды. Ә аңа гади кешеләрнең үз матурлыкларын каршы куйды. Ә. Еники иҗатында без менә шушыны күрдек һәм нәтиҗә ясап әйтә алабыз: әдип теләсә нинди шартларда да үзе булып кала алган, әдәбиятның киң мөмкинлекләреннән файдаланып, үз фикерләрен укучысына җиткерә алган.
Йомгак.
Әмирхан Еникине мин татар халкының иң зур әдибе дип саныйм. Аның әсәрләренең гаҗәеп дәрәҗәдәге фәлсәфи тирәнлеге, әдәби-эстетик яктан үтә камиллеге, аларда милли рухның һәм милли психологиянең гаять нечкә һәм матур чагылышлы, тормыш күренешләрнең бик тә масштаблылары һәм типиклары сайлап алыну һәм тасвирлану, әсәрләренең халык моңнарына якын дәрәҗәдә музыкаль яңгырашы һәм әдәбият-сәнгать әсәрләре өчен хәлиткеч кимәлдә мөһим булган тагын башка асыл сыйфатлар безгә Әмирхан Еники иҗатына әнә шундый иң югары бәһаны кую мөмкинлеге бирә – дип яза Мансур Вәлиев.
Әдип иҗаты турында күпмедер фикер әйтү өчен берничә хикәясе белән танышкач, без дә түбәндәге нәтиҗәләргә киләбез:
- Ә. Еники укучысының күңел төпкелләренә бик тә тирән үтеп керә алу тылсымына ия булган олы талант иясе, нечкә психолог, зур философ, гаять тормышчан һәм шул ук вакытта югары сәнгать дәрәҗәсендәге үлемсез әсәрләр тудырган мәшһүр әдип;
- Ә. Еники әсәрләрендә дәһшәтле сугыш турыдан-туры үзе

Страницы: <<  <  10 | 11 | 12 | 13 | 14  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: