Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар

Страницы: <<  <  8 | 9 | 10 | 11 | 12  >  >>

Бу—хатын өчен фаҗига. Диләрә ханым тоя башлаган әлеге бәхетсезлек Ә. Еникидә сәнгать чаралары ярдәмендә тирәннән ачыла.
Туган туфрак хикәясендә тау шулай ук символ. Тауга әдип мондый сыйфатлар өстәгән: ул биек, үзе дә башка тау өстендә тора, аңа менү кыен, югарырак менгән саен текәрәк. Менүченең аягын тайдыра, хәтта кире шудырып та төшерә. Тау бу тормышның бик күп вакыйгаларын исендә тотса да эчендә яшереп тота, башында түбәндәге тормыштан аерылу хисен уятучы сәер тынлык. Тау биеклеге Клараның моңа кадәр яшәгән тормышыннан һәм дөньяга карашыннан күтәрелүе. Тау символы Тауларга карап хикәясенә дә килеп керә. Локман карт тауларга карап уйлана. Тау аның уйларының бөеклеге, киләчәккә төбәлгән булуы.
Күпчелек Акъәби балалары кебек төссез кылганнарга әйләнеп бетсәләр дә, Әмирхан Еники тормышның уңай якка үзгәрүенә ышана әле. Тар дөньябызны үзебез киңәйтә алабыз, моның өчен матурлыкны хәтта ямьсезлек эченнән дә күрергә кирәк, дип киңәш бирә.


2. 4. Ә. Еники әсәрләрендәге метафоралар, аларның үзенчәлеге.
Әмирхан Еникинең стиль үзенчәлегенә дә игътибар итик. Без тукталган әсәрләрнең барысында да метафора бар, алай гына түгел алар әсәрне чолгап ала. Метафора – күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы (Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге). Матурлык хикәясендә андый метафора — тургайлар. Тургайлар сайраганда дөнья искиткеч җәелеп, яктырып киткәндәй була. Әсәр соңында тургайлар «Дөнья киң, дөнья киң», дип сайрыйлар. Метафора үз эшен бик әйбәт башкара: башта гадәти табигать образы кебек тоелса, ахырда дөньяны шәкерт ачкан матурлык белән киңәйтә.
«Туган туфрак» хикәясендә метафора — тау. Автор бу образны хикәясендә берничә мәртәбә кабатлый, гадәтенчә, шул ук метафора белән әс

Страницы: <<  <  8 | 9 | 10 | 11 | 12  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: