түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирланды;
- Ә. Еники хикәяләрендә еш кына очракта повесть жанрына лаеклы, тирән һәм киң мәгънәле күренешләр яктыртыла;
- Әмирхан Еникинең геройлары гаҗәеп кешелекле, күңелләрендә изгелек, киләчәк өчен борчылу, халыкның иң күркәм сыйфатларын туплаган кешеләр. Барысында да матурлык искиткеч ямьсезлек арасыннан энҗе бөртегедәй балкып килеп чыга, мәхәббәт хисе өстенлек итә. Әсәрләрнең барысында да кешеләрнең алдагы көнгә кечкенә булса да өметләре саклана;
- Ә. Еники әсәрләренең төп каһарманы — үзенчәлекле матурлыкны ямьсезлек эченнән күреп алып шатлана һәм хәсрәтләнә белүче гап-гади кеше;
- Ә. Еники иҗатында бик матур һәм мәгънәле символлар бар. Алар аша автор үзенең фикерләрен җиткерә, символлар әсәрләргә өстәмә мәгънә өсти. Тау, яулык, кылганнар, камчы, хәситә, учак – әнә шундыйлардан;
- Әмирхан Еникинең яратып кабатлаган стиле: ул төп өлешкә гади, ләкин сыйфатларга бай метафора белән бәя бирергә, ә әсәрләренең төп өлешен баштан һәм ахырдан кабатланган метафора эчендә калдырырга ярата икән. Шул рәвешле әдип без-укучылар белән әңгәмәгә керә, әсәре эчендәге бәйләнешләрне табарга, шулай итеп үзенең эчкә яшерелгән уен-фикерен ачыкларга шул урыннарны кабатлый-кабатлый ярдәм итә.
Димәк, әдип теләсә нинди шартларда да үзе булып кала алган, әдәбиятның киң мөмкинлекләреннән файдаланып, үз фикерләрен укучысына җиткерә алган.
Файдаланылган әдәбият:
Д. Заһидуллина һәм башка авторларның Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан. Мәгариф нәшр. , 2007.
Ф. Хатипов. Әдәбият теориясе. Казан. Мәгариф нәшр. , 2000.
Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр.
50-60 еллар татар прозасы. Таныш көйләр. Фәнни редакторы А. Г. Яхин.
Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан:
Страницы: << < 11 | 12 | 13 | 14 > >>