Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар

Страницы: <<  <  9 | 10 | 11 | 12 | 13  >  >>

әрен тәмамлый да. Әсәр башында Клараның бабасы тауны яшьлеген сагынып искә ала. Соңыннан Клара тауның башына менеп аска карый һәм Зәһәрдә чакта фәкать пычрак, тараканлы, кызыксыз, ямьсез «бәрәңге базы» дип күз алдына китергән авылны хәзер тау башына басып эзләп таба һәм аларның бер генә читен күрү дә Кларага күңелле булып китә. Хәзер аның дөньяга карашы үзгәрә, шуның белән бергә Клара өчен дә дөнья киңәя. Якында гына яшәгән матурлыкны үзе өчен ачып, дөньяны ул үзе киңәйтә.
«Әйтелмәгән васыять» хикәясен Әмирхан Еники йөгергән кылганнар метафорасы белән башлый һәм шул ук образларны әсәр уртасында кабатлый-кабатлый, әсәрен соңыннан шул ук «йөгерүче» кылганнар белән тәмамлый да: кылганнар бу урында да ашыгалар, «куыша-куыша йөгерәләр». Әбинең шәһәрдә яшәүче балалары— «кызу чапкан тормыш» вәкилләре, дип, метафора белән төп вакыйгага бәя бирә алабыз. Алар да кылганнар кебек йөгерәләр, чабалар, ашыгалар, бу тормышта рәхәттә яшәп калырга ашыгалар. Ләкин кылганнар «кызу чапкан тормыш»та яшәүчеләргә үзләренә генә хас сыйфатларны да өстиләр: аларны җил искән якка бөгелә-сыгыла яшәүчеләр итәләр. Йөгергән-чапкан булып күренсәләр дә, чынлыкта, буш бәгырьле, кылганнар кебек бер урында калучылар, кылганнар кебек җирдә фәкать ябышып кына торучы кипкән төссез башлы сабаклар дип бәяләнәләр. Алар күрә алган дөнья — нибары үзләре утырган урын һәм җил бөгеп күрсәткән як.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, без шушы берничә әсәрдә дә Әмирхан Еникинең яратып кабатлаган стилен күрдек: ул төп өлешкә гади, ләкин сыйфатларга бай метафора белән бәя бирергә, ә әсәрләренең төп өлешен баштан һәм ахырдан кабатланган метафора эчендә калдырырга ярата икән. Шул рәвешле әдип без-укучылар белән әңгәмәгә керә, әсәре эчендәге бәйләнешләрне табарга шул урыннарны кабатлый-кабатлый ярдәм итә. Шундый бәйләнешләрнең

Страницы: <<  <  9 | 10 | 11 | 12 | 13  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: