Геннадийның күзе исә камчыга төшә. Авторның биредә барлык истәлек-реликвияләр арасыннан камчыга аерым тукталуы да очраклы хәл түгел. Камчы, бер яктан, заман рухын чагылдырса, икенче яктан, кешеләрнең кайсы якка текәлебрәк каравын, аларның сайлаган кыйблаларын билгеләргә ярдәм итә. Хикәядә камчыга салынган төп мәгънә—явызлык, әшәкелек сыйфатларының күрсәткече ул. Бу детальгә салынган мәгънә соңыннан башка әсәрләргә дә күчә. «Коръәнхафиз» хикәясендә камчы тотып торучы Хафиз сурәтләнә. Хикәя, беренче карашка, уку-укыту мохите, мәдрәсә тормышы, аның эчке тәртипләре, хәлфә һәм шәкертләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышлана. Ләкин бу—хикәянең бары тик өске катламы, ә төп фикер исә аскы катламда ята. Коръәнхафиз—изге сүзләрне яттан сөйләп йөргән адәм шул ук вакытта кансыз да, явыз да була ала икән! Һәм икейөзле сатлык та! Менә бу мәгънә дә актуаль түгел дип кем әйтә ала?! Әмма әсәрдә учак символы да бар. Учак – әлегә шагыйрь кебекләрнең күңелендә пыскып яткан, әмма киләчәктә уяначак яктылык, халкыбызның үз асылына кайтуына өмет ул!
"Шаяру" хикәясендә, мәсәлән, әдип геройларын пароход палубасында сурәтли. Тук тормыштан, "иреккә чыккан" Диләрә ханымның эчке дөньясы, кешеләргә булган чын мөнәсәбәте гадәти бер яулык ярдәмендә ачып салына биредә. Яулык—бу очракта мәхәббәт, сөю-сөелү символы. Диләрәнең дә сөеләсе, мәхәббәт татыйсы килә. Ул кайчандыр әлеге мөмкинлектән баш тарткан, тормышын үзеннән күпкә өлкән кеше белән бәйләгән. Хәзер, башка кешеләр өлешенә кереп булса да, аның әлеге хисне татыйсы килә. Пароходта кайтучы студент егетнең сөйгәненә дигән бүләген—яулыгын—җәдәштә алдап үзенә ала ул. Әгәр булдырса, әлеге яшь егетнең мәхәббәтен дә үзенеке итәр иде. Ләкин бу мөмкин түгел. . . Диләрә ханым—карт ир белән яшь егет арасында калган бәхетсез хатын.
Страницы: << < 7 | 8 | 9 | 10 | 11 > >>