лебай карт.
«Матурлык» хикәясендә Бәдретдиннәр йорты ниндидер серле өмет белән яши: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, без аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете. . . торып калды»,— ди кунак шәкерт.
«Туган туфрак» хикәясендә авыл халкы колхозларының уңай якка үзгәрүен көтеп яшиләр. Ә Клара кешеләргә салынган изгелек орлыгының тиздән шытып гөлгә әйләнүенә ышана: «Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кешеләрнең дә үзара мөнәсәбәтләре менә шулай якты, җылы булып китмәсмени?» — дип уйлана.
Ә. Еники һәр әсәренә укучыны уйланырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәтүне дә максат итә кебек. Бик матур, өметле образлар бар аның әсәрләрендә. Матурлык хикәясендә төп каһарман ана мәхәббәтен күреп соклана-соклана елаучы шәкерт, «Туган туфрак»та авыл халкының изгелеген күреп шатланучы һәм елаучы Клара шундыйлардан. «Әйтелмәгән васыять»тә дә бар андый кеше, ул - шагыйрь.
Димәк, Ә. Еники әсәрләренең төп каһарманы — үзенчәлекле матурлыкны ямьсезлек эченнән күреп алып шатлана һәм хәсрәтләнә белүче гап-гади кеше, дип әйтә алабыз.
2. 3. Символлар аша фикер җиткерү остасы
Символ – универсаль сәнгати һәм мәдәни категория. Бер яктан – әдәби образ, икенче яктан, билге сыйфатларын үзендә туплый. Һәр символ – ниндидер мәгънә белдерүче, шул мәгънә белән кушылган, ләкин аның белән чикләнми торган образ ул.
Әйтелмәгән васыять хикәясенең эпилогында Акъәбинең авылда калган сандыгын алып килү күрсәтелә. Сандык ул, безнеңчә, – безнең үткәнебез, халкыбызның рухи байлыгы символы. Балалар өчен бу искергән, кирәкмәс әйбер кебек. Шулай да сандыктагы башка әйберләр арасында кызы Гөлбикәне хәситә кызыксындыра. Хәситә – матурлык символы. Бәлки Гөлбикә уйланыр, үткән тормышына бәя бирер, дип ышанасы килә. Суфиян улы
Страницы: << < 6 | 7 | 8 | 9 | 10 > >>