Домашние животные

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Мөслим муниципаль районы
9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинова Миләүшә Марат кызының
Минем яраткан укытучым
темасына сочинениесе
Укытучы: Галимҗанова Халидә Әзһәм кызы.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез. . .
Халык шагыйре Фәнис абый Яруллинның бу җыры, укытучыларга багышлап язылган күп җырларның берсе булса да, рәсми рәвештә кабул ителмәсә дә, укытучы һөнәренең гимны булып яңгырый. Бу җырда-укытучыга булган хөрмәт, мәхәббәт, аны зурлау, аны кадерләү. . .
Моңарчы шагыйрьләр иҗатында һәм укучылар белән ата-аналар күңелендә булган хөрмәт һәм зурлау, ниһаять, быел иң биек трибуналардан яңгырап, Укытучы елы булып әверелде.
Укытучы. . . Дөньядагы иң изге, иң мәрхәмәтле, иң күркәм, иң гүзәл һөнәр иясе. . . Элек-электән, әле мәдрәсәләрдә дин сабаклары гына укытылган заманнардан ук, белем бирүче кешегә, зурлап, мөгаллимә, мөгаллим, дип эндәшкәннәр, аларга зур ихтирам белән мөрәҗәгать иткәннәр, олы яшьтәге апа - абыйларыбыз да алар алдында хөрмәт белән баш иеп исәнләшкәннәр.
Укытучым. . . Сез минем тормышымның якты хатирәсе. Төн йокыларыгызны йокламыйча, укучыларым, дип өзгәләнгән, тәүлекнең һәр мизгелен, газиз әниләребез кебек, безне уйлап үткәргән мәрхәмәтле затлар сез. Ә сездә күпме сабырлык!
Укып-чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез,
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Авыр минутларда – ярдәмчебез, хаталар ясаганда - төзәтүчебез булдыгыз. Кирәк вакытта, әрләп, үзегезнең үгет-нәсихәтләрегезне безгә сеңдердегез. Сезнең күз карашыгызда түземлелек тә, мөлаемлылык та, таләпчәнлек тә үз урынын тапкан. . .
. . . Бу уку елы безнең өчен бик тә җаваплы һәм мөһим, чөнки туган мәктәбебез, яраткан укытучыларыбыз белән х

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: