ын да без, яратып, үзебезнең икенче әниебез кебек кабул иттек. Чөнки Хаүлә апабыз белән 5 ел бергә булу дәверендә, без малай-кызлардан үсмер егет-кызларга әйләндек. Димәк, һәрберебезнең үз холкы, үз фикере бар. Һәм без еш кына үзебезнең олы булуыбызны күрсәтергә, үзебез теләгәнчә эшләргә тырышабыз. Әмма, нинди генә вакыт булса да, Хаүлә Галимҗановна, безнең фикерне тыңлап, үзенең киңәшләрен бирә, фикеребезне дөрес юлга кертеп җибәрә. Кайвакытта, кырыс һәм таләпчән ана булып, безне ялгыш адымнарыбыз өчен оялырга да мәҗбүр итә.
Әгәр анам миңа гомер бирсә,
Укытучым - белем бирүче.
Бөтен яхшылыгым, начарлыгым-
Иң беренче алар күрүче.
Хаүлә апабыз безнең укуыбыз һәм тәртибебез өчен янып-көеп йөри, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан сакларга тырыша. Ул безнең якын киңәшчебез һәм сердәшебез. Аның акыллы киңәшләре, үгет-нәсихәтләре алдагы гомер юлларыбызда да безне озата барыр.
Озакламый, туган мәктәбебез белән хушлашу мизгелләрен белдереп, соңгы кыңгырау чыңлар. Без иңнәребезгә канат куйган, олы тормышка ныклы адым ясарлык хәлгә җиткергән , туган нигезебез кебек якын булган оябыздан төрле тарафларга таралырбыз. Әмма биредә безнең борчу - мәшакатьсез үткән сабый чагыбыз, беренче яну - көюләре белән күңелләрне кузгаткан керсез саф яшьлегебез кала. Ә иң мөһиме - тормышыбызда олы таянычыбыз булган укытучыларыбыз кала.
Яшебез үсеп, югарырак классларга аяк баскан саен, без мәктәпнең, укытучыларыбызның безгә никадәрле якын һәм кадерле икәнен ныграк аңладык. Бүген минем өчен Укытучы - сабый баланың бер тапсыз нәни күңеленә яхшылык, изгелек орлыклары чәчүче илаһи зат. Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>