ушлашыр чак җитте. Ни арада мәктәп бусагасын атлап керүебезгә 9 ел узып та киткән! Нәкъ җырдагыча: Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен. . . Әйе, кечкенә кызлар, малайлар булып, 1 класска укырга килүебез бүген дә хәтердә. Мин инде, балалар бакчасына йөргән вакытта ук, мәктәп кырыннан тыныч кына үтеп китә алмый торган идем. Минем тизрәк, олы апа-абыйлар кебек, шушы мәктәп ишеген ачып керәсем, анда ниләр барын беләсем, ә иң мөһиме- үземнең беренче укытучымны күрәсем килә иде. Һәм менә мин зарыгып көткән ул көн килде. Безне мәктәп ишегеннән, колачын җәеп, ягымлы елмаюы белән күңелләребездәге каушауны таратып, беренче укытучыбыз- Лилия Нәҗип кызы каршы алды. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Нәни кулларыбызга ручка - каләм тотарга, санарга, хәрефләр язарга, әйләнә-тирәне танып белергә, тормыш дигән олы юлның беренче сикәлтәләрен үтәргә без Лилия апабыз белән өйрәндек. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безне намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды.
Ú
Ž
R
T
Ö
Ø
Ú
à
ê
)Ú
h
$ һәрберебез өчен борчылып, кайгыртып яшәгәнен тоябыз. Бүген инде 9 сыйныфта укысак та, ул безнең һәр эшебезне күреп, аңлап, аңа бәя биреп тора, уңышларыбызга шатлана, хаталарыбыз булса, яныбызга килеп, аны төзәтү өчен үзенең акыллы һәм төпле киңәшләрен бирә. Шуңа күрә мин бүген дә Лилия апабыз алдында зур хөрмәт белән башымны иеп: Рәхмәт Сиңа, укытучым! –дип дәшәм.
Әлифбаның хәрефләре аша,
Сукмак салдың яшәү серенә.
Әнкәемдәй иң кадерле кешем-
Укытучым-күңел түремдә.
Югары сыйныфларда класс җитәкчебез булган Хаүлә Галимҗан кыз
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>