Чисталык һәм сәламәтлек иленә сәяхәт

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

нлегенә бик файдалы. Менә шушы сихри савыттан нарат маеның исен иснеп карыйк әле. Тирән итеп сулыш алабыз.
Слайд 4. Юлыбызны дәвам итәбез. Безгә хәзер чишмәгә шушы вак ташлы юлдан үтәргә кирәк.
-Карагыз әле, укучылар чишмәбез янында шапшак малай таягы белән уйнап никадәр таш чәчкән. Ташлардан чишмәне чистартыйк һәм аларны алып бераз уйнап алабыз (уч төбендә, маңгайда, бит, кулларда бер-берсенең аркасында тәгәрәтеп уйнату).
Ташларны менә бу урынга куеп калдырыйк. Әйтегез әле, укучылар чиста-пөхтә йөргән балалар нинди була?
Таза, сәламәт, шат күңелле.
Динамик пауза "Минем тәнем".
Башым минем -башкаем (сыйпыйбыз)
Күзләрем - шаяннарым (як-якка карана)
Бит алмаларым - йомашккайларым (сыпыра)
Колакларым - тыңлаусызларым (тарткалый)
Тешләрем - сездән башка нишләрмен (шакылдата)
Җилкәләрем- чикерткәләрем (сикертеп ала)
Кулларым - ярдәмчеләрем (исәнләшеп кочаклаша)
Аякларым - йөгерекләрем (йөгереп йөри).
Слайд Шапшак малай, чистарынып, кәрзин тотып керә.
Менә мин сезнең киңәшләрегезне тыңлап, сезнең янга чистарынып, юынып килдем. Шул хәтле рәхәт булып китте, зур рәхмәт сезгә. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә кирәк, менә мин сезгә үз бакчабызда үскән алмаларны алып килдем, чиста су белән әйбәтләп юып китердем. Кабул итеп алыгыз.
- Рәхмәт.
Сәламәт булу өчен тагын нәрсәләр кирәк?
Витаминга бай ашамлыклар.
Слайд
Менә без «Витаминнар бакчасы» янына килеп җиттек. Анда нәрсәләр үсә?
-Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
-Алар барысы да бик файдалы, һәрберсендә безнең организмга кирәкле витаминнар бар.
Витамин – вита тереклек дигән сүз.
- Хәзерге вакытта берничә дистә витамин билгеле. Уңай булсын өчен аларны хәрефләр белән билгелиләр.
А витамины җитешмәгәндә, күзл

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: