Чисталык һәм сәламәтлек иленә сәяхәт

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>

әр начар күрәләр, балаларның үсүе туктала, тире өсте кибә һәм бозыла.
А витамины балык, сыер маенда, кызыл борычта, кишердә, кузгалакта, яшел суганда, помидорда, абрикоста, каймакта, сырда, йомыркада бар. Бер кызыл помидор яки бер алма ашасаң, организмга А витаминының көндәлек микъдары кергән дигән сүз.
В витаминын җыелма витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга, мәсәлән В1, В2, В6, В12, В15 бүленә һәм төрле авыруларны дәвалауда кулланыла. Йөрәк, кан тамырлары, ашказаны, сулыш органнары, күз, тире һәм нерв авыруларын дәвалауда киң кулланыла.
В витамины группасы арыш һәм соры икмәктә, бодай, солы һәм карабодай ярмасында, борчак һәм фасольдә, сөт һәм эремчектә, ит һәм балыкта, йомыркада бар.
С витаминын да кешеләр, яшьтән үк куллана башлыйлар, һәм ул витамин һәркемгә иң кирәкле витамин булып санала. Ул азканлылыкны дәвалый, нечкә кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, кешедә йогышлы авыруларны булдырмауга ярдәм итә.
С витамины киптерелгән гөләп җимешендә, кара карлыганда, кызыл борычта, кузгалакта, помидорда, лимонда, кызыл карлыганда, мандаринда, алмада, кәбестәдә, яшел борчакта, редискада һәм кишердә була.
Д витамины җитешмәгәндә, кеше организмы минераль тозларны үзләштерә алмый һәм балаларда рахит авыруы барлыкка килә, скелет зәгыйфьләнә.
Слайд
Ә сез сәламәтлеккә кагылышлы нинди мәкальләр беләсез:
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
Сәламәтлек - зур байлык.
- Байлык бер айлык, саулык гомерлек.
- Байлыкның башы – тазалык.
- Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.
- Таза булсаң таш та ярып була.
- Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.
Нәтиҗә: Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы, шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә тырыш. Иртән зарядка эшләргә, күбрәк

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: