Чисталык һәм сәламәтлек иленә сәяхәт

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6

саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга, физик хезмәт, физкультура белән шөгыльләнергә кирәк.
Чаңгыда шуу, йөзү, спорт уеннары белән дус булу сәламәтлек өчен файдалы.
Сәламәт буласың килсә. . . сезгә киңәшем шул балалар:
-Һәр иртәне елмаеп, күтәренке күңел белән башлагыз;
-Мин сәламәт, мин барысын да булдырам, - дип кабатлагыз;
-Үзегезне ихтирам итегез, яратыгыз.
Шушы киңәшләремне тотсагыз, сез сәламәтлегегезне югалтмассыз.
Чыныгыгыз, спорт белән шөгыльләнегез.
IV. Йомгаклау.
- Балалар без бүген күп нәрсәләр белән таныштык. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз, ягъни бу үзеңнең тәнең, киемең һәм торагыңны чиста тоту, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру, күп хәрәкәтләнү, зарарлы начар гадәтләрне булдырмау.
Димәк, балалар кешеләргә иң кирәге сәламәтлек икән. һәрбер кеше үзен яратырга, сәламәтлеген сакларга тиеш.
- Балалар, начар гадәтләр булдырмаска тырышыгыз. Сәламәт булыгыз. Сезгә шундый матур, файдалы дәрестә активлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт.




Страницы: <<  <  4 | 5 | 6
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: