Чисталык һәм сәламәтлек иленә сәяхәт

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ан үтәр өчен безгә ягымлы сүзләр әйтеп керергә кирәк.
Исәнмесез! Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы! Зинһар өчен! Сәламәт бул! Зур рәхмәт! Исән бул! Ашыгыз тәмле булсын! Хушыгыз! Сау булыгыз! Әссаләмәгаләйкем! Гафу итегез! Зинһар өчен! Мөмкин булса! Хәерле юл! Уңышлар телим! Хәерле сәгатьтә!
Слайд 3. Юлыбызны дәвам итәбез. ( Каршыга чыбык тоткан бер шапшак малай килә. )
- Балалар, бу кем?
- Бу шапшак, пычрак малай.
- Син монда ни эшләп йөрисең?
- Ә мин һәрвакыт шулай пычрак йөрим, нәрсә булган? Менә чишмә суларын болгатып, уйнам йөрим.
Ул кайсы әкияттәге малайга охшаган?
Чуковскийның «Юындыр» әкиятендәге шапшак малайга.
Балалар, аңа ничек ярдәм итеп була? Юыну өчен нәрсәләр кирәк?
Слайд Су, сабын, сөлге, теш пастасы, щетка, мунчала.
Чиста, пөхтә йөрү өчен ни эшләргә кирәк?
Көндә иртән юынырга. Битне кулларны сабын белән юарга. Тешләрне паста, щетка белән чистартырга, чәчләрне тарак белән тарарга.
"Юындыр"уены (шапшак малайга эшләп күрсәтәләр)
Иртә белән торабыз. . . (Бит, кулларны юабыз)
Бит-кулларны югачтын…(Тешләрне чистартабыз)
Аш алдыннан һәрвакыт. . . (Кулыбызны юабыз)
Аякларны кичен . . . (сабын белән юабыз)
Атнага бер, ике тапкыр . . . (Мунча, я душ керәбез)
Нәтиҗә: Корней Иванович Чуковский: "Иртәсен дә һәм кичен дә юынырга кирәк, бик кирәк. . . " - дип юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, юыну гына да җитми. Кулны юарга, тешне чистартырга, душ кабул итәргә, сабын һәм мунчала белән юынырга, аяк киемен һәм өс киемен чистартырга, бүлмәне җилләтергә, торакны һәрвакыт җыештырып торырга, ишегалдын чиста тотарга, урамда чүп ташламаска, бары чүп савытына гына салырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше чисталыктан башлана.
Бу шапшак малай чишмә суларын болгатып йөрим,

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: