би Гадершинага бирәм. Алар безгә "Диде Муса" мөнәҗәтен һәм "Сак-Сок" бәетен укырлар.
(Балалар башкаруында И. Солтановның "Әбиемнең сүзләре" шигыре һәм "Кунак әби" (Г. Гәрәева шигыре һәм көе) дигән җыр тәкъдим ителә. )
1 нче алып баручы.
Безнең теләк шул сезгә!
Мәңге михнәт күрмәгез!
Кояш кебек гомергә
Балкыгыз сез, сүнмәгез!
2 нче алып баручы. Кичәбезнең икенче өлешендә без әниләр турында сөйләмәкче булабыз. Әни! Җир йөзендә иң матур сүз - әни! Ул һәр кеше әйтә торган иң беренче сүз. Дөньядагы барлык телләрдә дә бердәй яңгырый ул.
Әни куллары - иң назлы һәм иң мәрхәмәтле куллар! Әни йөрәге - иң тугрылыклы һәм иң сизгер йөрәк! Ана мәхәббәте беркайчан да сүнми, сүрелми. 5 яшьме, иллеме, күпме генә булмасын, сиңа һәрвакыт әни кирәк!
(Балалар башкаруында Г. Гыйльмановның "Әни буласым килә" шигыре һәм "Без әнине яратабыз" (А. Хәмзин шигыре, М. Минһаҗев көе) дигән җыр тәкъдим ителә. )
1 нче алып баручы. Безнең әниләрнең балачаклары бик тыныч һәм рәхәт үткән. Ләкин шуңа да карамастан, алар өлкәннәрне үзләренең ярдәменнән ташламаганнар. Бу елларда мәктәптә тимурчылык хәрәкәте үсеш ала.
Мәктәбебездәге тимурчылык эше турында безгә Резедә Гыйльфанова, Лилия Закирова, Элиза Сундукова апаларыгыз сөйләр.
Резедә Гыйльфанова. Мәктәпкә якын урында гына бер ялгыз карчык Фәрхиҗан әби яши иде. Ул бер үзе утын кисә, кискән утынын яра, суга бара, гомумән, йорт эшләрен гел берүзе эшли иде. Билгеле, болай эшләү аңа бик кыен.
Беркөнне без, IV сыйныф укучылары, Фәрхиҗан әбигә булыштык. Без утынны кисеп, ярып, өйалдына ташып куйдык. Кайберләребез суга бардык, өй алларын себереп куйдык. Безнең эшләгәнне әби сокланып карап торды. Эшләр беткәч, ул безгә рәхмәт әйтте. Ә
Страницы: << < 5 | 6 | 7 | 8 | 9 > >>