Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы…

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>

без яңадан килеп булышырга сүз куештык. Менә бит ул вакытның укучылары нинди ярдәмчел, нинди намуслы, нинди тырыш!
Лилия Закирова. Колхозга бәрәңге алуда ярдәм итә, чөгендер ала, макулатура, имән чикләвеге, тимер-томыр җыю өмәләрендә, силос һәм сенаж салуда, терлекләрнең җәйге лагеренда чистарту, тәртипкә китерү эшләрендә катнаша идек.
Элиза Сундукова. 1998 елда безнең авылда халыктан җыйган акчага мәчет төзи башладылар. Ләкин бу акчалар гына җитмәде. Шуңа күрә төзелеш тукталып торды. Исәнбай авылында туып үскән, шәһәрдә эшмәкәр булып эшләүче Риф абыегыз Камалиев мәчетнең түбәсен ябуны үз өстенә алды. Бүген без мәчеткә барабыз, намаз укыйбыз, дога кылабыз.
Халкыбызның игелекле эшләреннән булган тагын бер вакыйганы әйтеп үтәсем килә. 2000 елда әле 20 яше дә тулмаган авылдашыбыз Рәзилә Салихова бик каты авырый башлады. Аңа бөер күчереп утырту өчен операциягә бик зур суммада акча кирәк иде. Бу гаиләнең олы хәсрәтен, җан авазын авыл кешеләре, йөрәкләре аша кичереп, үзләре булдыра алганча ярдәм кулы суздылар - акча җыеп тапшырдылар.
2 нче алып баручы. Кадерле балалар! Сезнең әниләрегез дә шушы мәктәптә белем алган балалар. Әле күптән дә түгел алар шушы залда, сезнең кебек шау-гөр килеп, бәйрәм үткәреп йөриләр иде. Балачакларын искә төшереп, бу бәйрәм кичәсендә алар үзләре уйнаган, биегән берничә уен һәм бию күрсәтергә телиләр.
Әниләр чыгышы.
Мәктәптә үткәрелә торган кичәләребезне моңлы тавышлы әниләребездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бүген дә, ямь өстенә ямь өстәп, алар бәйрәмебезнең күрке булып, матур җырлары белән безне куандырырлар.
1 нче алып баручы. Әниләребезнең традицияләрен дәвам итеп, балаларның да әйтер сүзе бар. Мин сәхнәгә Айнур Галимуллин, Васыйл Латыйпов, Илшат Хуҗиннарны чакырам.
Айнур Галимуллин. 2003 е

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: