Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы…

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>

Шушы нәфрәтле, ачы сугышны
Яңадан халкым күрмәсен иде,
Халкым гомерен өзмәсен иде.
Ятим балаларның тиешенчә мәктәпкә йөрүен тәэмин итү өчен, мәктәп 1944/45 уку елында гына да түбәндәге күләмдә киемнәр әзерләп бирде: киез итек - 40 пар, күлмәк - 20, чүәк - 12, тире - 33 данә, йон - 6 кг, кием - 24 данә, бәрәңге - 667 кг, акча - 900 сум.
1 нче алып баручы. Әбиләрнең сөйләвеннән күренгәнчә, алар үз вакытларын дөрес бүлә белгәннәр: укырга, эшләргә, ярдәм итәргә, күңел ачарга да өлгергәннәр.
(Әбиләрнең яшь вакытларында яратып уйнаган "Өчле", "Челтәр элдем читәнгә" дигән җырлы-биюле уеннары бергәләп уйнала. )
2 нче алып баручы. Сугыш чорының "Әпипә"ләре һәм җырлы-биюле уеннары бүген дә яши.
(Балалар башкаруында "Әпипә" дигән татар халык биюе, "Ах, зилем- зиләле" татар халык уены тәкъдим ителә. )
1 нче алып баручы. Хөрмәтле әбекәйләр! Эшләгән эшләрегезне тау итеп өйсәң, ул тау болытларга җитәр, юл итеп сузсаң, ул юлны үтү өчен үзе бер гомер кирәк булыр иде. Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт. Калган гомерегездә рәхәтләнеп, тыныч яшәргә язсын!
(Балалар башкаруында "Өебезнең кояшы" (Ф. Зыятдинова шигыре, А. Биктаһиров көе) дигән җыр һәм Ә. Бикчәнтәеваның "Дәү әнием" шигыре тәкъдим ителә. )
2 нче алып баручы. Ак яулыклы татар әбисе!
Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме: синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз укыйсың син, сиңа сокланабыз. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, балаларыңның саулыгын сорап, Ходайдан ялварасың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле ак яулыклы татар әбисе!
Хәзер сүзне Җәмилә әби Таҗетдинова белән Хәтимә ә

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: