лда хезмәт дәресләрендә мәктәбебез укучылары тарафыннан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, башлыкларны Әгерҗе "Наз" приютына җибәрдек. Әгерҗе районы хакимияте башлыгы исеменнән укытучы Р. Тукмановага һәм укучыларга рәхмәт хаты җибәрелде.
Быел да барлык мәктәп укытучылары һәм укучылары "Наз" приютына кием-салым, уенчыклар җыеп тапшырды.
Васыйл Латыйпов. 2004 елдан мәктәбебездә тимурчылык эше яңадан торгызылды. Бүген дә тимурчылар авылыбызның ярдәмгә мохтаҗ кешеләренә үз хезмәтләрен күрсәтә.
Соңгы елларда күрше Биме, Кадыбаш авылында янгын нәтиҗәсендә күп гаиләләр зур зыян күрде. Зыян күргән кешеләргә безнең авыл кешеләре акчалата, кием-салым, савыт-саба белән ярдәм иттеләр.
Илшат Хуҗин. Районыбызда үткәрелгән "Парклар маршы"на кушылып, "Чишмәләргә юлны онытма" акциясен башлап җибәрдек. Безнең ярдәм белән Хәмит чишмәсе, Салкын чишмәләр яңа сулыш алдылар, чистарынып, сафланып, дәртләнеп ага башладылар. Бу эшкә җирле үзидарә һәм өлкәннәр дә кушылуын теләр идек.
Тагын шунысын да әйтеп китәсе килә: ел саен башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләре белән берлектә, авылыбыз урманнарына сыерчык оялары ясап эләләр.
2 нче алып баручы. Авылда күп еллар буе юл төзүне зарыгып көткән халык, бу бәхеткә ирешә алмагач, халкыбызның элек-электән килгән хәйриячелек традицияләрен яңартып, үз хисабына зиратка юл салу өчен акча җыю эшенә кереште. Бу хакта әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга җиткереп, үз өлешегезне кертә аласыз.
1 нче алып баручы.
Игелек - кояштыр. Якты, саф нурларын бирсен
Һәр кешегә, һәр җан иясенә сипсен җылысын.
Йөрәгеңдә тусын шәфкать - сүнмәс бер җыр булсын,
Кояш булып мәңгегә балкысын.
Яхшылыкка багышла син елның һәрбер көнен,
Башкаларга өлге булсын яхшылык үрнәгең.
Страницы: << < 7 | 8 | 9 | 10 > >>