Әйе, без ул чорда бик күп эшләдек, бервакытта да миннән булмый дип тормадык. Сугыш елларында дару үләннәре җыюның да әһәмияте артты. Мәктәп укучылары һәм пионерлары бу эшнең кирәклеген аңлады һәм аптекага 257 кг дару үләннәре җыеп тапшырды. Көнозын эшли идек, кайтып чәй эчкәч, арулар беткән кебек була да, без кичке уенга чыгып китә идек. Моны гаепләп тә булмый, без дә бит яшьләр. Арыганлык бөтенләй онытыла. Җырлар, биюләр, уеннар. . .
Сезгә без кичергәннәрне күрергә язмасын, күгегез һәрвакыт аяз булсын, шулай бәхетле булып яшәгез, яхшы укыгыз, хезмәтне яратып үсегез!
2 нче алып баручы. Балалар, әбиләрегез күбесе сугыш елларында сезнең кебек нәни кызчыклар булган. Сугыш ятим иткән балалар, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: "Их, минем дә әтием исән булса иде", - дип, авыр суладыгыз, башкалар "минем әти" дип сөйләгәндә, сезнең "әти" дип авыз тутырып әйтер көнегезне сугыш мәңгелеккә алып калган иде. Алар гомергә ятим булып калдылар.
Ятимлекнең ачысын-төчесен татыган Фәния апа Сундуковага сүз бирәбез.
Фәния апа. Балалар, сүземне йөрәк түреннән чыккан шигырь юллары белән башлыйм:
Әй, сугыш-сугыш, дәһшәтле сугыш!
Күп кешеләрне син бит юк иттең.
Күпме халыкның күз яшен түктең.
Күпме баланы син ятим иттең.
Әти-абыйлар сугышка китте,
Сугыш, син кырдың, башларга җиттең.
Сугыш агызган каннар җыелды,
Күпме кешеләр җирдә суелды.
Халкым йөрәге ут булып янды,
Сугыш кырында күпме кан тамды.
Сугыш агызды кеше каннарын,
Караңгы булды аткан таңнары,
Сугыш чыкмыйсың безнең йөрәктән.
Әти-абыйлар калды еракта.
Сагынып көттек әтиләрне без,
Сугыш юк итте, калдырмады эз.
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>