Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы…

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

ндәгеләрне үзебезнең өскә йөкләмә итеп алабыз:
1. Атларны көн саен кыргаларбыз, чистартырбыз.
2. Ат ризыгының, аяк астына коелып, әрәм-шәрәм итмәвенә ирешербез.
3. Үлән чыгу белән үк, атлар өчен капчыклап үлән җыю эшен башларбыз.
4. Һәрбер атка 2 - 3 укучыны беркетеп куюны сорыйбыз".

Исәнбай авылы укучыларының һәм укытучыларының инициативасы буенча, район Советы башкарма комитеты һәм ВКП(б) райкомы карар чыгара. Әлеге карар нигезендә, безнең үрнәккә ияреп, районның 2 меңнән артык укучысы колхоз атларын шефлыкка алды.
Балаларым, хезмәтне яратып үсегез, әти-әниләрегезгә булышыгыз, бер- берегез белән дус, тату булыгыз, яхшы укыгыз!
Нурзидә әби. Мин бик авыр тормышта үстем. Сугыш вакытында миңа 15 яшь иде. Фронтка ярдәм итүдә Исәнбай авылы мәктәбе дә читтә калмады. Укытучылар һәм укучылар фронтка ярдәм итүдә актив катнаштылар. Сугыш елларында фронтовиклар өчен җылы киемнәр һәм бәйрәм бүләкләре җыйнадык. Танклар колоннасы, самолетлар эскадрильясе төзү өчен һәм җиңү фондына 20 мең сум акча тапшырдык. Шулай ук 7 т дан артык кара һәм төсле металл ватыклары җыйдык. Бу эшләр өчен укучыларга Сталинның рәхмәт хаты тапшырылды. Менә ул хат:
"Исәнбай җидееллык мәктәбе директоры иптәш ДАУТОВКА,
уку-укыту бүлеге мөдире иптәш ҖӘМИЛОВАГА,
учком председателе иптәш НӘҖМЕТДИНОВКА
Исәнбай мәктәбе укытучылары һәм укучыларына немец илбасарлар тарафыннан җимерелгән мәктәпләрне торгызу фондына 20000 сум җыйган өчен минем кайнар сәламемне һәм СССР хөкүмәтенең рәхмәтен тапшыруыгызны үтенәм.
И. Сталин".
Балаларым, сез дә хезмәттән курыкмагыз, эшләгез, уйнагыз, укыгыз, күңел ачыгыз. Бездән сезгә теләк шул.
Маһируза әби. Менә Мөсәлия әбиегез сезгә сугыш вакытында авылда ничек эшләвебез турында сөйләде.

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: