Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы…

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

Колхоз терлекләрен карарга, урак урырга, ындыр табагында эшләргә туры килә. Ләкин зарланмаганнар, иңнәренә төшкән авыр йөкне җигелеп тарткан алар. Әбиләребез, сугышка киткән ир-егетләребезне алмаштырып, трактор, комбайн штурвалы артына утырган. Җир сөрергә дә, тырмаларга да, чәчәргә дә туры килгән аларга. Сәхнәбез түренә сугыш елларында да тылда Җиңү көнен якынайтышкан Маһируза Шәйдуллина, Нурзидә Вәгыйзова һәм Мөсәлия Мөхиянова әбиләрне чакырабыз.
Мөсәлия әби. Безнең үсмер чакларыбыз нәкъ менә авыр сугыш елларына туры килде. Сугыш башланганда, миңа 13 яшь иде. Әтиемне сугышка алдылар. Авылда эшче көчләр җитешмәгәнлектән, әниләребез әтиләребез эшен алыштырды, ә без, әле яшь кенә кызлар, әниләр белән бергә эшкә йөри башладык. Алар белән көлтә өю, печән чабу кебек эшләрдә эшләдек. Минем буем бик кечкенә иде, көлтә өйгәндә көчем җитми, күтәреп бирергә буем да юк, нишләргә белмичә елый идем. Ә бит фронт өчен, әтиләребез өчен эшлибез, үзебездән өлеш кертәсе килә. Шул елларда ат җигәргә дә тотындык. Атларыбызга ашарга да юк. Барганда баралар, кайтканда юл буе үзебез булышып кайтабыз. Шуңа күрә 1944 елның язында без, мәктәпнең пионерлары, укучылары һәм укытучылары, колхоз атларын шефлыкка алдык. Райондагы укучыларны һәм укытучыларны бу эшкә өндәп, йөкләмә-хат яздык. Шул хаттан өзек укып күрсәтәм:
"Кадерле иптәшләр!
Без, Исәнбай авылы тулы булмаган урта мәктәбе укучылары, илгә, фронтка, батыр әтиләребезгә һәм абыйларыбызга дошманны тизрәк тар-мар итү өчен кулдан килгән барлык ярдәмне күрсәтү теләге белән янабыз. Без җыелып сөйләштек, киңәшләштек тә, язгы чәчүне уңышлы тәмамлап чыгу өчен, колхозга чын укучыларча ярдәм итү турында карарга килдек.
Язгы чәчүне вакытында эшләп чыгу атка бәйләнгән. Шуның өчен без колхоз атларын шефка алырга булдык һәм түбә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: