елән бергә кайберләребезнең әбиләре дә җиңү яулап кайткан. IV сыйныф укучысы Марат Сундуковның әбисе - Кәүсәрия әби Сундукова - япь-яшь, чип-чибәр кыз булган ул заманда. Сугыш кырында әбиләр кылган зур батырлыклар һәм кичергән олы газаплар турында онытырлык түгел! Бүген, кызганычка каршы, сугыш кырларында җиңү яулап йөргән әбиләребез авылда калмады. Шуңа күрә Кәүсәрия әби калдырган истәлекләрне музейдан алып, Марат укыр.
Марат. "Мин 1923 елда тудым. 1941 елда явыз немец илбасарлары безнең илебезгә басып керде. Яшь егетләрне Әгерҗегә хәрби комиссариатка комиссиягә йөртә башладылар. Безгә кырда алар эшләгән эшне башкарырга туры килде. Ләкин 1942 елда комиссиягә кызларны да йөртә башладылар. 15 июнь көнне безне, Әгерҗедән поездга утыртып, Казанга алып килделәр. Монда безне юындырдылар, солдат киемнәре кидерделәр дә, юлга алып чыгып киттеләр. Без, 17 яшьлек кызлар, кайда барганыбызны да белмибез. Командирдан сорагач: "Ленинград фронтына якынлашабыз", - дип җавап бирде. Сугышның иң каты вакытлары иде. Безгә немецлар бомбага тоткан күперне яңадан ясарга күрсәтмә бирделәр. Көн-төн эшләдек. Ашарга юньләп чыгара алмыйлар, йокы тими, урманда агач ботаклар җәеп, аз гына черем итеп алабыз, унар көн аяк киемнәре салынмый. Ул күпернең эше төгәлләнгәч, алга барабыз. 9 майда сугыш бетү турында хәбәр әйттеләр. Без бер-беребезне кочып еладык.
Балаларым, Ходай Тәгалә сезгә, без күргән сугышларны, кайгы-хәсрәтле минутларны күрергә язмасын. Иркен рәхәт тормышта, әти-әниләрегезгә исәп-хәсрәт күрсәтмичә, сау-сәламәт яшәвегезне, озын гомерле булуыгызны телим".
1 нче алып баручы. Ә авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен эш алар җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы килеш барсын да эшләргә туры килә аларга. Ил өчен, фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр.
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>