Аю өнендә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Дәрес план-конспекты
Предмет: әдәби уку
Дәрес 30 Дәрес темасы: Аю өнендә
Материал:әдәби уку 2класс, хрестоматия, методик кулланма авторлары Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина
Җиһазлау: Л. Лерон портреты, аның китаплары күргәзмәсе, М. Әхмәтҗанов портреты,китаплары, төрле ел фасылларын тасвирлаган рәсемнәр, табигать фасылларына багышланган җырлар язылган диск, проектор, ноутбук, презентация
Дәрес тибы: катнаш
Предметара бәйләнешләр: рәсем, әйләнә- тирә, музыка
Планлаштырылган нәтиҗә: дөньяны күңел күзе белән, ягъни күргәннәреңә хыялны да өстәп күрә белсәң, ул тагын да серле, тылсымлы булуын төшендерү
Эшчәнлек максаты: Шагыйрь сүзенең гомумиләштерелгән мәгънәсен аңларга ярдәм итү. Әгәр кеше игътибарлы, күзәтүчән, хыялый булса, гади генә әйбердән дә матурлыкны күрә беләчәген төшендерү.
Белем бирү максаты: укучыларны, күзәтүчән, игътибарлы, хыялый булсаң, гади агач ботагына да сокланырга мөмкин икәнлегенә инандыру.
Тәрбия бирү максаты: эстетик зәвыкъны камилләштерү, гадине матур итеп күрә белү хисләре тәрбияләү
УУГ формалаштыру:
Шәхси гамәлләр:
Табигатькә сак караш, матурлыкны күрә белү
Регулятив гамәлләр: сорауларга җаваплар эзләгәндә дәреслектән файдалана белү
Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү, яңа белемнәр табу
Коммуникатив гамәлләр: парларда эшләгәндә үз фикереңне әйтә белү, партнерыңны тыңлый белү, группада эшләгәндә классташлар белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне дәлилләү
Укытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлегеУУГ
ОештыруУкытучы шигырь укый
Рәхмәт, кояш !Таң китердең,
Бар дөньяны ялт иттердең
Нурың төште бүлмәбезгә,
Җылы рәхәт һәммәбезгә
Сезгә монда рәхәтме?
-Алайса дәресне башлыйк. Хәерле сәгатьтә.
Балалар тыңлыйлар, җавап бирәләршәхси гамә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: