Аю өнендә - конспект для урока

 
  • Рубрика:
  • Формат: zip
  • Просмотров: 216
  • Скачиваний: 15

Дәрес № 30 Дәрес темасы: Аю өнендә

Материал:әдәби уку 2класс, хрестоматия, методик кулланма авторлары Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина

Җиһазлау: Л.Лерон портреты, аның китаплары күргәзмәсе, М.Әхмәтҗанов портреты,китаплары, төрле ел фасылларын тасвирлаган рәсемнәр, табигать фасылларына багышланган җырлар язылган диск, проектор, ноутбук, презентация

Дәрес тибы: катнаш

Предметара бәйләнешләр: рәсем, әйләнә- тирә, музыка

Планлаштырылган нәтиҗә: дөньяны күңел күзе белән, ягъни күргәннәреңә хыялны да өстәп күрә белсәң, ул тагын да серле, тылсымлы булуын төшендерү

Эшчәнлек максаты: "Шагыйрь" сүзенең гомумиләштерелгән мәгънәсен аңларга ярдәм итү. Әгәр кеше игътибарлы, күзәтүчән, хыялый булса, гади генә әйбердән дә матурлыкны күрә беләчәген төшендерү.

Белем бирү максаты: укучыларны, күзәтүчән, игътибарлы, хыялый булсаң, гади агач ботагына да сокланырга мөмкин икәнлегенә инандыру.

Тәрбия бирү максаты: эстетик зәвыкъны камилләштерү, гадине матур итеп күрә белү хисләре тәрбияләү

УУГ формалаштыру:
Шәхси гамәлләр:
Табигатькә сак караш, матурлыкны күрә белү
Регулятив гамәлләр: сорауларга җаваплар эзләгәндә дәреслектән файдалана белү
Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү, яңа белемнәр табу
Коммуникатив гамәлләр: парларда эшләгәндә үз фикереңне әйтә белү, партнерыңны тыңлый белү, группада эшләгәндә классташлар белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне дәлилләү

Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: