Тема: Ю хәрефе, аның кулланылышы. Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу
Максаты
1) Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;
2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын үстерү;
3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.
Планлаштырылган нәтиҗә
Шәхси универсаль уку гамәлләре:
- укуга карата кызыксыну хисе булу.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
:: Эшне планлаштырырга өйрәнү.
:: Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
:: Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- Дәреслек белән эш итә белү.
- Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
:: Парларда, төркемнәрдә эшли белү.
Җиһазлау: Дәреслек: И. Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова" Татар теле" (1 нче кисәк);
тест биремнәре, презентация, сүзләр язылган карточкалар, смайликлар.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Исәнмесез,укучылар!
Исәнмесез,саумысез!
Кәефләрегез ничек?
Кояшлы иртә кебек.
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Шушындый күтәренке кәефләр белән ана теле дәресен башлап җибәрәбез.
II этап. Актуальләштерү.
1. Үткән теманы кабатлау.
- Укучылар, хәзер без сезнең белән узган дәрестә үтелгән материалны искә төшерәбез.
Сезгә шундый бирем. Экрандагы сүзләрне укып чыгыгыз.
оя, чия, яңгыр, яшен, дөя, ярма, куян, яшелчә
Узган дәрестә нинди хәреф турында өйрәндек? ( я хәрефе)
- Бу сүзләрне нинди 2 төркемгә бүлеп була? (калын сүзләр, нечкә сүзләр. )
- Я хәрефе турында нәрсә беләсез?
Җавап: Я хәрефе ике аваз кушылмасын белдерә.
Ул ка
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>