Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
"Гомуми үсеш бирүче 7 Актаныш балалар бакчасы"
Тема: " Язгы мизгелләр".
Тәрбияче: Вазиева. Х. М.
2015 ел
Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе : уеннар, аралашу.
Белем бирү бурычы: характерлы билгеләре буенча, кошларны сурәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; пумала белән сак, чиста эшләргә өйрәтүне дәвам итү.
Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Максат: геометрик фигураларны танып әйтә белү; 1, 2, 3, күп предметларны табу; төсе, формасы, зурлыгы буенча предметларны төркемләү; предметларны төркемли белүләрен; озынлыклары буенча ике тасманы чагыштыра алуларын камилләштерү.
Белем бирү өлкәләре: танып белү, эстетик сәнгать, сөйләм үсеше, физик үсеш.
Җиһазлау: күчмә кошлар, яз турында УМКның күрсәтмә материалы; күрсәтмә материал "Тәүлек бүленеше", сыерчык, каргалар; магнитофон; Дк уен "Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?", балалар санынча тәлинкәдә геометрик фигуралар ; математик полотно, интерактив такта.
Сүзлек өстендә эш: озын-кыска, киң - тар.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Килгән кунаклар белән исәнләшик әле.
Балалар:Исәнмесез, хәерле көн.
Тәрбияче: Балалар, бүген мин төлкене очраттым. Ул безне үзенә кунакка чакырды. Аның кайда яшәгәнен беләсезме?
Балалар: Әйе, урманда яши. Мин сезне озакламый карга боткасына "Бүләк" урманына ал
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>