өстенә икенчесен куеп карап беләбез.
Тәрбияче: Бик дөрес. Сез юлга чыгарга әзер икән.
Тәрбияче: Кайчан барсак уңайлы булыр?Иртән барабызмы, әллә кичме?
Балалар җаваплары.
Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадык?
Балалар: Төн, көндез.
Күрсәтмә материал.
Тәрбияче: Иртә белән нишлибез, балалар?
Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.
Тәрбияче: Иртәдән соң кайсы вакыт килә?
Балалар: Көндезге вакыт.
Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?
Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.
Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?
Балалар: Кичке вакыт.
Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?
Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.
Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды ?
Балалар: Төн.
Тәрбияче: Төнлә кешеләр нишли инде?
Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.
Тәрбияче: Әйе, балалар, көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең
белән ел фасылларына бүлеп өйрәнәбез.
Тагын нинди ел вакытларын беләсез әле ?
Магнитофонда карга тавышы ишетелә.
Тәрбияче: Хәзер без математик мәсәлә чишәрбез.
Ягез, агачны карыйк әле. Агачка барлыгы ничә кара карга килеп кунган ?
Балалар: Каргаларны саный. (Агачка 5 карга килеп кунган. Алар янына сыерчыклар өстәп куела. )
Тәрбияче: Алар янына ничә сыерчык очып килде?
Сыерчык тавышы ишетелә.
Балалар: Алар янына ике сыерчык очып килде.
Тәрбияче: Кайсы кош күбрәк, кара каргалармы, сыерчыклармы?
Балалар: Кара каргалар күбрәк.
Тәрбияче: Икесе дә бертигез булсын өчен нәрсә эшлибез?
Балалар: Агачка тагын өч сыерчык куябыз.
Тәрбияче: Хәзер ничек булды?
Балалар: Кара каргалар да, сыерчыклар да бертигез булды.
Дк уен "Предметлар нинди геометрик фигурага охш
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>