Язгы мизгелләр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ып барачакмын. Биремнәрне дөрес чишсәгез, төлкедә дә кунак булырбыз. Мин сезне һичшиксез алып барырмын. Сезнең барасыгыз киләме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар: Хәзер елның яз вакыты.
Тәрбияче: Кайсыгыз тактада чыгып күрсәтә?
1 слайд интерактив тактада 1 бала яз вакытын күрсәтә.
Тәрбияче: Язны безгә кемнәр алып килә?
Балалар: Яз хәбәрчеләре, кара каргалар.
Тәрбияче: Каргалар кайчан кайта соң әле ул?
Балалар: Яз җиткәч, кара каргалар кайта.
Магнитофонда карга тавышы ишетелә.
Күчмә кошлар. УМКның күрсәтмә материалы.
Тәрбияче: Кара карганы интерактив тактадан кем күрсәтә?
1 бала чыгып күрсәтә.
Тәрбияче: Алар ни өчен кайта соң?
Балалар: Оя ясап, бала үсерер өчен.
Тәрбияче:Ә ни өчен китәләр?
Балалар: Өшеп үлмәсенәр өчен.
Тәрбияче: Тагын нинди кошлар кайта?
Балалар кошларның исемнәрен атыйлар.
Тәрбияче: Бу кошларны бер сүз белән ничек атыйлар.
Балалар: Күчмә кошлар.
Магнитофонда кошлар тавышы ишетелә.
Тәрбияче: Алар туган якларына кайтканга шатланалар. Без дә аларның шатлыкларын уртаклашырбыз. Карга боткасына баргач, аларга ашарга да калдырырбыз.
Тәрбияче: Иң беренче урманга нинди юлдан барырбыз икән?
1 слайд. Озын - кыска юл.
Тәрбияче: Кайсы юлны сайлап алабыз? Урман бик ерак булса, озын юлнымы, әллә кыска юлны сайлыбызмы?
Балалар җаваплары.
Тәрбияче: Юллар тагын нинди була?
Балалар :Киң һәм тар юллар була.
2 слайд. Киң һәм тар юл.
Интерактив тактада күрсәтү.
Тәрбияче: Төркемдә сез күпме, әллә азмы?
Балалар:Без күп.
Тәрбияче: Күп булгач, кайсы юлны сайлыйбыз?
Балалар. Озын һәм киң юлны.
Тәрбияче: Әйберләрнең озын-кыска, киң - тар икәнлеген ничек итеп белеп була?
Балалар: Берсе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: