br/>Кыска томшык мин үзем.
Соңга калып киләм мин
Чебен-черкиләр чүплим,
Үз эшемне беләм мин.
Рәхмәт. Күргәнебезчә кошларга багышланган бик күп матур шигырьләр иҗат иткән безнең халкыбыз. Кошларны матур җырлары дәртле сайраулары аларны илһамландырган. Кошларның туган якларыбызга кайтуына бәйле сынамышлар да бар. Әби-бабайларыбыз аларны ничә еллар буе сынаган. Сездә тыңлап китегез әле:
Кара карга килгәч,бер айдан кар китәр.
Карлыгач иртә китсә көннәр тиз матурланыр.
Тургай килгәч-9 көнлек, сыерчык килгәч 8 көнлек кар калыр.
4)Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
5)Каз югарыдан очса,яз көне су күп булыр.
,,Сынатмауены. (күчмә кошларда кул чабу,кышлаучыларда тик утыру)
IV Материалны ныгыту, кабатлау.
Менә укучылар,күргәнебезчә безгә яз ямьле, җылы көннөр генә түгел, файдалы, кадерле, дуслар да алып килә. Искә төшереп алыйк инде. Иң беренче ниниди кошлар кайталар?
Кара каргалар.
Алардан соң?
Әйе(рәсем чыга), тургайлар, сыерчыклар торналар,күкеләр, сандугачлар һәм карлыгачлар.
Алар безгә нинди файда китерәләр?
Чәчәкле язны яраткан кебек,канатлы дусларыбызны-кошларны яратырга һәм сакларга кирәк. Аларны ничек сакларга була?
Әле тирә-ягыбызда кыш тантана итә,хәзер без аларга ничек ярдәм итә алабыз?Мин шундый кагыйдәләр яздым,сез шулар белән килешәсезме?
(экранда кагыйдәләр)
V. Йомгак.
Беренче апрель-Бөтендөнья кошларны саклау көне. Ләкин аларны бу көнне генә түгел, һәрвакыт сакларга кирәк. (язу чыга)
VI. Өй эше. Кошлар турында табышмаклар әзерләп килергә.
Билгеләр кую.
Безнең дәресебез ахырына якынлашты. Дәресебезне ,,Яз җырыбелән төгәллик.
Кулланылган материал:
Р. Х. Ягъфәрова,,Уку китабы, 3 сыйныф
Ачык дәрес газетасы, октябрь 2007.
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>