торналар.
Физминутка
Торыйк торыйк торналар
Бик иртә уяндылар.
Киерелделәр,сузылдылар,
Сикергәләп алдылар.
Канатларын җилпи-җилпи
Каурыйларын койдылар.
Салкын чык тамчысы белән
Томшыклары юдылар.
Парлы бию биеделәр,
P
r
œ
ø
摧翺Бер-берсен назлап кочып.
Зәңгәр күл белән хушлашып,
Киттеләр ерак очып.
Май ае башланып,көннәр матурлангач күке тавышы ишетелә башлый. Күке күкелдәмичә,яз яме булмый, диләр. (күке рәсеме һәм тавышы). Сезнең күке турында нәрсәләр ишеткәнегез бар? (М. Җәлилнең ,,Күкешигыре).
Бала чыгармыйсыз, диеп,
Гаеплисез ,мин беләм.
Йонлач кортларны аулыйм мин,
Мактаулы шуның белән.
Әйе,укучылар. Альбина әйткәнчә,күке сәгатенә 100 бөҗәк ашый. Әгәр урманда зарарлы бөҗәк күбәйсә,ул аларны берничә көн эчендә ашап бетерә.
Тора-бара шундый вакыт килә-соңгы суыклар чигенеп,сандугачлы җылы төннәр башлана. Сандугач үзе кечкенә булсада тавышы зур,көчле. (рәсемен карау,тавышын тыңлау)
Сүзне хәзер Гөлназга бирик.
Төс-бит белән мактанмыйм,
Гап-гади кош мин үзем
Тавышымны тыңлап кара,
Шуннан әйтерсең сүзең.
Сандугач майның беренче яртысыннан ук җырлый башлый,июльдә җырлаудан туктый.
Оясын җир өстендә яки чокырда ясый. Август урталарында очып та китәләр. Алар Африкага кадәр барып җитәләр. Кышлау урынында алар җырламыйлар.
Тагын күчмә кошлардан-карлыгачлар. (тавышын тыңлау,рәсемен карау)Алар сандугачлар артыннан кайталар. Чебен-черки күренеп,азык мул булган чакны көтәләр. Алар ояларын түбә астына балчыктан сылап ясыйлар(рәсем карау). (Г. Тукайның ,,Карлыгачшигыре). Тагын яр карлыгачлары була. Әгәр җәй көне Чулман буйларына төшсәгез сез аларны очрата аласыз(рәсемен карау)
Хәзер Әминәне тыңлап китик.
Койрык озын,ак түшем,<
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>