аннары бергәләшеп инеш буена төшеп,зур казан асып,ботка пешергәннәр. Карга боткасы төрле авырулардан дәва булып та саналган.
Хәзер карга турында шигырь тыңлап китәрбез.
Килдек,килдек очып ерак җирдән
Курыкмыйча ачы, салкын җилдән
Яз хәбәрен сезгә китердек без
Гафу, дуслар,озак көттердек без.
Кара каргалар бик бердәм,дус кошлар. Алар ояларын бер урынга ясыйлар. Оялары кеше яши торган җирдә була: бакча һәм урам агачларында( рәсем күрсәтелә)
Кара каргалар белән бергә үк сабан тургайлары кайта(рәсем күрсәтелә).
Тургайлар турында нәрсәләр беләсез?
Әйе,алар безне үзләренең җырлары белән әсир итәләр.
(тургай тавышы)
Саша,безгә тургай турында шигырь сөйләп бирер.
Кырлар өстеннән очам
Күлдән иелеп су эчәм.
Сайравым белән
Җырларга күчәм.
Тургай иң иртә торучы, иң биектә очучы кош.
(рәсем күрсәтелә)
Март ае үтеп барганда безгә таныш кошлар-сыерчыклар кайта. (рәсем)Башта ата сыерчыклар,ә аннары ана сыерчыклар кайта. Бергәләшеп ояга урнашалар.
(тавышын тыңлау)
Ерак-ераклардан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп-арып
Туган җиребезне сагынып кайттым
Җылы яктан сәлам алып кайттым.
Сыерчыклар безгә ниди файда китерәләр.
Сыерчык сәгатенә 40 км тизлек белән оча. 5 йомырка салып бала чыгара. (рәсем күрсәтелә). Бер сыерчыкның гаиләсе бер көн эчендә ике мең әкәм-төкәм, зарарлы бөҗәкләр ашый. ( рәсем күрсәтелә)
Сыерчык турында җыр. Музыкаль пауза.
Сыерчыклардан соң күптә үтми,тезелешеп торналар килә(торна рәсеме, тавышы)Торналар турында ниләр
беләсез?Сазлыкларда яшиләр,йоклаганда бер аякларын күтәреп йоклыйлар.
Сүзне Айратка бирик
Торыйк,торыйк, дип
Кайда оя корыйк? дип
Туган җирдә торыйк, дип
Аваз салып ерактан,
Сазлыкларга, кырларга
Очып килә
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>