Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
башкарма комитетының
"Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе" муниципаль бюджет учреждениесе
33 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы











"Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте"

Әти-әниләр өчен консультация










Төзеде: Гайфуллина Н. Ш.










Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре,
2015 ел
Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, гореф гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.
Халык педагогикасы - зур акыл, сәламәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардан буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары искиткеч күптөрле. Төп һәм иң күп таралган чараларга түбәндәгеләрне кертеп була:
- ана теле;
- халыкка файдалы хезмәт;
- җырлар;
- биюләр;
- уеннар;
- әкиятләр;
- тормыш-көнкүреш йолалары;
- календарь бәйрәмнәр.
Баланы кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең җаваплы һәи изге бурычы. Димәк, үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә башлана, балалар бакчасында дәвам ителә. Тәрбия - ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш ул.
2 яшькә кадәрге ба

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: