В гостях у сказки

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ләсез икән. Ә хәзер сезгә әкият бүләк итәбез.

"Шалкан" әкиятен карау.
Укучылар белән әкиятне сәхнәләштереп күрсәтелә.
Автор. Бер матур авылда әби белән бабай яшәгән. Аларның эте, мәчесе, кечкенә тычканы булган. Әбинең оныгы Алсу шәһәрдә яши. Ул һәр җәй авылга кунакка кайта.
Яз көне бабай бакчада шалкан чәчә. (Бабай иләк тотып, шалкан чәчеп үтә. )
Җәй коне Алсу шалканга су сибә, чүбен утый. (Кыз бу вакытта хәрәкәтләр белән күрсәтеп тора. )
Шалкан зур булып үсә. (Шалкан булып киенгән бала ипләп кенә чүгәләп утыра. )
Менә бер көнне бабай шалканны алырга чыга.
Бабай. (Акрын гына атлап килә, кулын каш өстенә куеп. )
(Шалкан янына килә, әйләнеп чыга. )
Ай-яй, нинди зур шалкан! Хәзер мин аны тартып чыгарам. (Тотынып, тарта. ) Юк, чыкмый. Кая әбине чакырыйм әле.
-Карчык, чык әле!
Әби. (Өйдән тәрәзә аша башын сузып. ) Нәрсә кирәк, картым?
Бабай. Шалкан бик зур булып үскән. Тартып чыгара алмыйм, булыш әле, әйдә.
Әби. Хәзер чыгам. (Кулына таяк тоткан. Аксый-аксый таякка таянып чыга. )
Автор. Әби бабайга тотына, бабай-шалканга, тарталар, тарталар,тартып чыгара алмыйлар.
Әби. Тукта, картым, кызыбызны- чакырыйк әле.
-Кызым Алсу, кил әле, безгә булыш әле.
Кыз. (Җырлый. )
-Хәзер, әбием.
Автор. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына, тарталар, тарталар, чыгара алмыйлар. Кыз Акбайны чакыра.
Кыз. Минем бар маэмаем,
Кара борын Акбаем,
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
-Акбай, кил әйдә, шалканны алырга булыш әле.
Эт. Һау-һау, хәзер киләм.
Автор. Акбай Алсуга, Алсу әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына, тарталар, тарталар, чыгара алмыйлар. Акбай мәчене чакыра.
Эт. Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дус

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: