В гостях у сказки

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

иткән. Юлда бүре башы тапканнар. Аны капчыкка салганнар. Менә алар еракта ут күргәннәр. Учак янында бүреләр утыра икән. ("Кәҗә белән сарык. ")
4. Аның янына дуслары җыела.
-Кем кысты?- дип сорыйлар.
-Былтыр кысты,- ди. ("Шүрәле. ")
5. Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Синнән качам да качам! ("Калач. ")
6. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп кия икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. ("Куян кызы").
7. Бер әбинең ике әтәче була. Әтәчләрнең берсе ак ,берсе кара. Әтәчләр еш сугышалар. Әби аларның берсен күршеләргә алып кереп куя. Ул күршеләрдә өч көн тора. ("Ике әтәч").
II Конверт "Табышмаклар. "
-Балалар,миңа бүген почтальон апа конверт китереп китте, ә аның эчендә табышмаклар. Әйдәгез, шул табышмакларга җавап бирик.
1. Озын бармаклары, маңгаенда мөгезе бар.
Кети-кети уйнарга ярата. ("Шүрәле. ")
2. Ул агач малай
Аның борыны бик озын. ("Буратино. ")
3. Бу кечкенә кыз. Аның башында кызыл калфак. Ул әбисенә бара. ("Кызыл калфак. ")
4. Ул түгәрәк, сары. Аны төлке ашый. ("Калач. ")
5. Ул суган малай. Ул бик шаян. ("Чиполино. ")
III Әйберләр кайсы әкияттән? Исемнәрен ата.
Рәсемнәр бирелә. Шул рәсемнәр буенча балалар геройның исемен һәм нинди әкияттән икәнен әйтергә тиеш.
Балык- "Бүре белән Төлке. "
Балта- "Шүрәле. "
Бүре башы- "Кәҗә белән сарык. "
Чалгы-Төлке, куян, әтәч.
Кәҗә бәтиләре- Кәҗә бәтиләре һәм бүре.

oo Рәхмәт, балалар. Сез әкиятләрне бик яхшы бе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: