Урман – күп катлы йорт

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

, энҗе чәчәк, кыңгырау чәчәк, гөмбәләр, җиләкләр.
У. Х. Аларны да тиешле урыннарына урнаштырыгыз.
Урманда нинди җәнлекләр яши?
Б. Аю, бүре, куян, керпе. . .
У. Х. Җәнлекләрне дә үз урыннарына урнаштыру өчен, алар турындагы табышмакларны искә төшерик (Рәсемнәр паннога урнаштырыла).

1. Ул өстенә җәй дә, кыш та,
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
"Йомшагым" диеп сөя. (Керпе)

2. Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күптөрле. (Төлке).

3. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (куян)

4. Җәен урманга патша,
Җиләкләр бал ярата.
Кышын кардан аста,
Кыш буе йоклап ята. (Аю)

Бу җәнлекләр җирдә яшиләр, чөнки алар азыкны җирдән табалар. Менә сезгә тагын бер табышмак, тыңлагыз һәм җавап бирегез.
Хожу в густой я шубке,
Живу в густом лесу.
В дупле на старом дубе --
Орешки я грызу. (Белка)

Кош түгел оча,
Ябалактан курка.
Чикләвек ярата, сызгырса,
Урманны яңгырата. (Тиен)

Белка татарча тиен дип атала. Тиенне агач башына урнаштырабыз. Ул җитез, җиңел җәнлек, бик тырыш та. Кышка азыкны мул итеп әзерли. Чикләвек, гөмбә ярата.
Урманда нинди кошлар яши?
Б. Тукран, сыерчык, ябалак. . .
У. Х. Аларны да үз урыннарына урнаштырабыз. Тик башта табышмакларга җавап табарга кирәк.
Җәй дә шакылдый бу чүкеч.
Кыш та шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Агач башында йорты, эчендә яши җырчы (Сыерчык).

(Кош рәсемнәре тиешле урыннарга урнаштырыла. Магнитофон язмасы куела).
У. Х. Ишетәсезме, әнә ничек матур кошлар сайрый, агачлар шаулый, җәнлекләр кыштырдаша. Табигатьтә һәр нәрсәнең үз урыны, үз шөгеле бар. Җирдә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: