тычкан үз эше белән шогыльләнә: бодай башакларын оясына ташый, шулай итеп ул үзенә кышка азык әзерли. Ә агач кайрысы астында агач корты тамак туйдыра. (У. Х. паннодагы рәсемнәр буенча сөйли). Агач башында тукран. Башын кыңгыр салып, агачка куеп нидер тыңлый. Аннары көчле томшыгы белән агачны тукылдата башлый. Ул шулай итеп кайры астындагы бөҗәкләрне чүпли, агачны кортладан дәвалый. Тукранны "урман табибы" диләр. Балалар, сез нинди бөҗәкләрне беләсез?
Б. Күбәләк, коңгыз, төклетура. . . .
У. Х. Әйе, дөрес. Хәзер без аларны агачның өске өлешенә урнаштытырбыз, бөҗәкләр ояны азык таба алырлык җиргә ясыйлар. Куе урманда кояш нурлары үтеп керә алмау сәбәпле, җирдә үләннәр аз үсә, анда бары тик кипкән агач яфракларын, ботакларын гына табарга була. Шуның өчен бөҗәкләр яфрак күп урында яши. Ә менә бер бөҗәк үзенең оясын урманның беренче катына - җиргә ясый. Нинди бөҗәк икән ул? Хәзер аның турында табышмак тыңлап китәрбез, ул рус һәм татар телендә, сез аның җавабын әйтерсез:
В лесу у пня суета, беготня:
Народ рабочий целый день хлопочет.
Кто они, чьи льются черные ручьи?
Дружно маленькие точки
Строят дом себе на кочке (Муравьи).
Аланда чыршы янында
Энәдән өен сала. (Кырмыска)
У. Х. Әйе, балалар. Дөрес. Муравей татарча кырмыска дип атала. Кырмыскалар - бик тырыш, эшчән бөҗәкләр, бертуктаусыз хәрәкәт итеп торалар. Алар бик дус, тату яшиләр, урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр. Шуңа күрә кырмыскаларны урман сакчылары дип йөртәләр. (Тиен һәм кырмыска сүзләре аерым һәм күмәк кабатлана).
Менә урнаштырып бетердек. Хәзер безнең панно нәрсәне хәтерләтә?
Б. Урманны.
У. Х. Агачларны күзәтеп, безнең урманның кайсы төренә караганын әйтеп буламы?
Б: Бу катнаш ураман.
У. Х. Бик дөрес. Күрде
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>