Урман – күп катлы йорт

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>

гезме инде, урман ул зур, биек, күпкатлы йортны хәтерләтә. Әйдәгез, саныйк әле, ничә катлы икән?
Б. Бер, ике,өч. Өч катлы.
(Балалар бергә "урман-йортның" һәр катын күрсәтеп, анда нәрсә ускәнен, яшәгәнен кабатлыйлар).
У. Х. Табигать шундый бай булсын өчен нәрсә кирәк?
Б. Су, кояш, һава, азык. . .
У. Х. Әйдәгез, без дә басып кояшка үрелик әле.

Гөлчәчәкләр күренде, һәм кояшка үрелде (балалар кулларын югары күтәрәләр)
Аларга җылы кирәк, кояш астында рәхәт (югары сузылалар)
Җил исте, чәчәкләрне селкетте (чайкалалар)
Уңга бөгелделәр, сулга бөгелделәр,
Җиргә иелделәр (чүгәлиләр)
Бар син җил монан кит (басалар).
У. Х. Урманда сулыш алуы иркен. Ннинди саф. Чиста һава. Ни өчен сулыш алуы иркен?
Б: Агачлар кислород бүлеп чыгаралар, алар һаваны чистарта, шуңа агачлар кислород чыганагы булып тора.
У. Х. Урман кислород чыганагы гына түгел, ул - матурлык, гүзәллек урыны да. Шуңа күрә шагыйрьләр урманны мактап шигырьләр иҗат итә. Менә Хәй Вахит болай яза:

Бала.
Урманда, урманда ал чәчәкләр үсәләр,
Ал чәчәчкләрне тибрәтеп, җылы җилләр исәләр.

У. Х. Урман - безнең өчен иң зур байлык. Без исә урманнарны сакларга, тагын да баетырга тиешбез. Урманның да, һәр өйдәге кебек, үз тәртибе, кагыйдәсе бар, һәм безгә аларны төгәл үтәргә кирәк. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле: агачларны сындырмаска, кош ояларын туздырмаска, чүпләмәскә. Сез бу кагыйдәләрне онытмагыз, аларны үтәргә тырышыгыз. Урман тагын да баерак булсын өчен агачлар, кош-кортларны, җәнлекләрне ашатыгыз. Урман турында кайгыртып торсагыз, ул да сезне шатланып каршы алыр, сезгә матур чәчәчкләр, кошлар сайравын, тәмле җиләкләр бүләк итәр. Сез сюрприз яратасызмы? Менә тиен дустыгыз сезгә шушы ма

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: