Тукай иҗатында экология темасы чагылышы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Г. Тукай иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау темасы




Фәнни җитәкче: югары кв. кат. татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гусамова Рәзинә Файзулхак кызы






2011
Кереш
Фәнни эшемнең максаты: Г. Тукай иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау темасының яктыртылышын тикшерү. Максатымны чишү юлында түбәндәге бурычлар куелды:
1. "әйләнә-тирә мохит" термины белән танышу.
2. Бөек шагыйребезнең әйләнә-тирә мохит һәм аның проблемаларына багышлап язылган шигырьләренә күзәтү ясау.
Г. Тукай яшәгән һәм иҗат иткән заманнарда "әйләнә-тирә мохит" дигән термин гамәлдә дә булмагандыр. Ул заманнарда кешеләр бүгенгедәй әйләнә-тирә мохит катастрофа алдында да тормагандыр. Шулай да әйләнә-тирәне саклау проблема булган. Җир йөзендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең матурлыгы турыдан-туры әйләнә-тирә мохитне саклауга карый. Кешеләр гомер-гомердән яшел бишегебез - Җир анабыз үзенең табигый тотрыклылыгын мәңге саклар дип уйлаганнар һәм табигатькә үзгәрешләр кертергә тырышканнар, шуның белән табигатькә зыян салуларын башларына да китермәгәннәр. Үзен "табигать патшасы" дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗә бирми, киресенчә, фаҗигале үзгәрешләр дә алып килгәли.
Ул төтен, ул төтен!
Алып та булмый тын!
Көпчәкләр дөберди, -
Чыгарырлык котың.
("Кярханәдә")
Г. Тукай үсеп килүче буында табигатькә, аның "тере почмагына" мәрхәмәт иясе тәрбияләргә тели. Иң кечкенә балаларга язылган "Бала белән Күбәләк" шигыре балага гомерлек үгет-нәсихәт булырлык. Күбәләк баладан:
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа! -
дип ялвара.
Күбәләкнең бу сүзл

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: