"Үткәннәр хәзинәсе" әдәби- музыкаль кичә
 
Максат: 
1) Укучыларны татар халкының гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли киемнәре белән тирәнтен таныштыру. 
2) Туган телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү. 
Материаллар: 
Сандыкта урнаштырылган милли киемнәр, презентация. 
 Кичә барышы
 
Алып баручы укучылар белән музыка астында залга керә. 
Алып баручы: 
-Әйдәгез, балалар, Гөлнур әби янына кереп чыгыйк әле. Хәлен дә белербез, әзерләгән бүләгебезне дә бирербез. 
(Ишек шакыйлар)
Алып баручы: 
-Өйдә кешеләр бармы?
Әби: 
-Әйдәгез, әйдә. Керегез!
Укучы: 
-Исәнмесез - саумысез
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый - шакый арып беттек,
Нигә каршы алмыйсыз?
Алып баручы: 
-Әби-бабайларның өе. Үзе нурлы, узе матур. Ә авылларда өйнең түрендә һәрчак хуҗа булып сандык утырган. 
Әбиләрнең сандыгында 
Сакланмый ниләр генә. 
Әйдәгез, сорыйк үзеннән. 
Ачып күрсәтсен безгә. 
Әби:
-Әйе, сандыкта буыннан - буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез бергәләп ачып карыйк, ә мин яшҗлек елларнын искә төшерермен. 
Укучылар шигырь сөйлиләр, көй яңгырый. 
1)Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул,
Гомер буе җыйган хәзинәме
Әллә инде күңел бизәгеме:
Нинди серләр саклый икән ул?
2) Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы
Әби - бабам белгән йолаларны
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы. 
3)Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән
Ач, әбием, безгә күңелеңне
Яшь буынга мирас булып калсын
Бер хәзинә калсын үткәннән. 
Әби: 
-Әйдәгез, хәзер без яшьлектә кигән милли киемнәрне карап китик. Менә бу нәрсә?
Б
		Страницы: 1 | 2 | 3 > >>
