ыйча
Күңел күтәрелми ул.
Укучы:
-Әйдәгез, алайса бергәләшеп җырлап, биеп алабыз.
Укучылар җырлыйлар (җырлы уен):
1) Кулъяулыгым алсу, алсу
Алсу гөлләр төсендә
Кулъяулыгым бүләк итәм
Дусларымның берсенә.
2) Кулъяулыгым зәңгәр, зәңгәр
Зәңгәр чәчәк төсендә
Кулъяулыгым бүләк итәм
Иң яраткан дустыма.
3) Кулъяулыгым алсу, алсу
Алсу алма төсендә
Кулъяулыгым бүләк итәм
Иң тәртипле дустыма.
4) Кулъяулыгым кызыл, кызыл
Кызыл чия төсендә
Кулъяулыгым бүләк итәм
Иң акыллы дустыма.
Укучы:
-Әби, элек үзегез уйнаган уеннарны өйрәт әле.
("Йөзек салыш" һәм "Кәрия Зәкәрия" уеннарын уйныйлар. Җәзага укучыларга шигырь сөйлиләр, җырлыйлар)
Әби:
-Әй, балакайларым, күпме гомерләр узган, сулар аннан. Ә халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары буыннан-буынга тапшырылып мәңге онытылмый, халкыбыз яшәешендә, күңелләрендә урын ала.
Алып баручы:
-Әйдә, әйдә катырак бас
Бу кем бии дисеннәр
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең кызлар дисеннәр.
(Парлы бию)
Алып баручы:
-Хәтерләрдән курыкма, син!
Үткәнеңне онытма син.
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
-Шуның белән әбиемнең серле сандыгы буйлап сәяхәт тәмам. "Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" дигән әйтем бар. Туган телебезне, халкыбызның гореф - гадәтләрен, милли сәнгатьне яратыгыз һәм саклагыз. Татар халкының киләчәге сезнең кулларда.
Страницы: << < 1 | 2 | 3