арысы:
-Түбәтәй.
Укучы:
-Уңган хатын - кызларыбыз
Түбәтәй дә теккәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
(Малайга кидерәләр)
Әби:
-Ә менә бу баш киеме ничек атала?
Барысы:
-Калфак.
Алып баручы:
-Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора.
Укучы:
-Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Әби:
-Кая әле, килешә микән үзеңә?
(Кызга кидерә)
Алып баручы:
-Ай икегез, икегез
Икегез дә бер тигез
Икегез дә пар килгәнсез,
Бер биеп күрсәтегез
(Кыз белән малай татар биюен бииләр)
Әби:
-Кая әле, сандыгымда тагын нәрсәләр ята икән. Менә монысын кем таный?
Барысы:
-Чигүле читекләр.
Укучы:
-Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Әби:
-Менә, менә тагын бер яшьлегемдәге кием ята. Монысы нәрсә?
Барысы:
-Алъяпкыч.
Укучы:
- Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә
Аллы-гөлле чәчәк төшкән
Аның алгы өлешенә
Әби:
-Менә шушы калфак, читекләр, алъяпкычларны без бик яратып кия идек. Бу киемнәр - татар халкының милли киемнәре.
Алып баручы:
-Әби, сандыгыңда кызыл башлы сөлгең юкмы? Балаларны таныштырырга.
Әби:
Бу сөлгене, балалар, бабагызга сабантуй да көрәш батыры булып калгач бирделәр. Карагыз әле, ничек балкып тора бу сөлге. Сөлге ничек чигелгән.
Укучы:
-Бу сөлгеләр, ашъяулыклар
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде чын чәчәкләр,
Өсләренә сибелгән.
Алып баручы:
-Агыйделнең күпере,
Күпер күтәрелми ул.
Уйкамыйча, җырлам
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>