Теле барның - иле бар

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Консультация для родителей
"Теле барның - иле бар"
"Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле бар:
шуларның берсе - анасыннан өйрәнгән тел"
Каюм Насыйри.

Татар теле . . . Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга - суларга салсалар да исән калган, иң - иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, баш имәгән татар теле.
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-аналар сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Балалар бакчасында туган телдә сөйләм формалаштыру, камилләштерү балаларга үз туган теленең матурлыгын кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгын, чын тарихы белән белән кечкенәдән үк кызыксыну уятырга ярдәм итә. Ә камилләшкән бәйләнешле сөйләм - эчтәлекле, логик эзлекле дөрес сөйләм, уй-фикерне ачык һәм төгәл итеп белдерә алу чарасы ул.
Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, тәрбия коралы итеп караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп " туган тел - матур тел", "әткәм-әнкәмнең теле" дип атаган. Балаларыбызны үз илебездә - үз телебездә уйларга, аралашырга,

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: