Теле барның - иле бар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3

балалар 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-, видеоматериаллардан торган комплектлар керә. Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның да актив катнашуы зарур, чөнки туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана, ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам ителә. Балалар бакчаларында эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары хәл ителә.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларның үз туган телендә, ана телендә аңлаешлы, матур, дөрес итеп сөйләшүләре - барыбызның уртак эш җимеше булсын өчен, кечкенәдән үк сабыйларда үз телендә аралашу теләге тәрбияләү бик зарур. Телне саклап калу - халыкны саклап калу ул. Күпмилләтле дәүләттә үз урыныбызны, үз культурабызны, халкыбызны саклап калыйк дисәк, иң беренче чиратта телебезне югалтмыйк. "Теле барның - иле бар" - дип юкка гына әйтмәгәннәр әби-бабаларыбыз.





Страницы: <<  <  1 | 2 | 3
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: