Теле барның - иле бар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

сөйләшергә өйрәтү - милли балалар бакчаларының һәм ата-аналарның иң мөһим уртак бурычы ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә "Киләчәк" сериясенә караган яңа укыту-методик комплектлары, аларны гамәлгә кую эшчәнлеген җәелдерү проблемаларына багышланган махсус "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үткәрелде. ТР Хөкүмәте башлыгы күтәрелгән проблеманың үтә көнүзәк һәм дәүләти әһәмиятен билгеләп үтте: "Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Телләр үзләштерү байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү - мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул", - диде И. Халиков. Балаларның тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгыльләнүләрен, беренче чиратта, мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыклады. Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләреннең киң файдалану бик уңай һәм нәтиҗәле.
Яңа укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.
Татарстанда балалар 4-5 яшьтә рус телле

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: