Татарстан иленә рәхим ит

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Урмышлинская основная общеобразовательная школа"
МО "Лениногорский муниципальный район" РТ

Сыйныф сәгате темасы:
" Татарстан иленә рәхим итегез!"

(2-3 сыйныф укучыларына сыйныф сәгате)

Төзеде: Сунгатуллина Зульфия Абузаровна,
I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

2016 нче ел

Тема: " Татарстан иленә рәхим итегез!"
Максат: - укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен һәм тыңлап аңлау сәләтен үстерү;
-туган ягыбызның табигате, танылган шәһәрләре турында сөйләшү.
-өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә һәм язуда уңышлы итеп куллана белергә өйрәтү;
-балаларда туган як белән кызыксыну һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: ТР турында рәсемнәр, флагы, картасы, аудиокассета, гимн, президентның портреты, китаплар,компьютер,презентация.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату
Методлар: сүзлек эше, кросссворд чишү, сорауларга-җаваплар, тәрҗемә эше.
Дәрес барышы.
-Татар халык биюе.
I. Оештыру өлеше.
1. Уңай психологик атмосфера тудыру.
Укытучы: Хәерле көн! "Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач" дигән әйтем бар. Без дә, елмаеп, кунакларыбызны сәламлик.
Укытучы:
- Дәресебезне Г. Зәйнәшеваның "Туган җирем - Татарстан!" шигыреннән өзек белән башлыйсым килә.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем - Татарстан.
Елга - күлләре, урман - болыннары, уңдырышлы басу - кырлары белән бергә,җир асты байлыклары белән дә данлыклы, искиткеч бай, гүзә табигатьле Татарстан җиренә рәхим итегез!
-Сөмбел, әйт әле ә нәрсә ул Туган ил?
-Туган ил ул - синең әтиең, әниең, апаң, энең,

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: