Татарстан иленә рәхим ит

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

лия , Чистай шәһәрен картадан күрсәт әле. Бик дөрес . Хәзер без сезнең белән Чистай шәhәре турында сөйләшербез. Бу шәhәрдә "Восток"сәгатъ заводы бар. Ул сәгатьләр чыгара. Дөньядагы күп илләр аңардан файдаланалар. Чистай ---борынгы шәhәр. Анда Кама елгасы ага.
3. 1. Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
"Былтыр кысты" дип акыра,
Туганнарын чакыра. ("Шүрәле" әкияте)
2. Кулы юк,балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый. ("Карлыгач" шигыре)
3. Сакаллы килеш туа.
Берәү дә гаҗәпләнми. ("Гали белән кәҗә")
4. Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый ,китә очып ,
Я кала җирдә посып. ("Бала белән Күбәләк")
Ә быел Г. Тукайның ничә еллыгын билгеләп үтәбез? (130ел)
4. Хәзерге көндә дөньяда иң эре нефть чыгару үзәге булып торучы шәһәрләр? (Әлмәт, Лениногорск)
Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе- Татнефть тә Әлмәттә урнашкан.
Әлмәт - республикабызның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң көчле индустриаль үзәк . Нефтьчеләр, машина төзелешендә эшләүчеләр, метал эшкәртүчеләр, газ сәнагате хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр район һәм шәһәрнең икътисадын үстерүдә зур көч куялар.
Лениногорск - тиз үсүче яшь шәһәр. Әлмәт шәһәре кебек үк, бер үк вакытта нефть чыгару һәм бу эшләргә җитәкчелек итү үзәге дә. Лениногорск - Татарстанның иң матур, иң яшел шәһәрләреннән берсе.
- Ягез әле . бу шәһәрләрне картадан күрсәтегез.
5. Минем кулымда ромашка чәчәге, ләкин ул гади генә түгел, тылсымлы. Аның тылсымын укып белербез. "Мәкаль әйтеш" уены.
1)Җиде кат үлчә, (бер кат кис).
2) Йөз сум акчаң булганчы, (йөз дустың булсын).
3)Яхшы сүз җанга дәва,(яман сүз җанга яра).
4)Тыры

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: